

Йокыдан торганда, кул яки аяк оеса-чәнчесә, йоклаганда кан йөрешенә хилафлык килгән дигән сүз.
Табиб-терапевт Татьяна Романенко кул-аяклар оюның хәвефе турында кисәтә. "Әллә нигә бер генә оеса – зыяны юк. Ә инде атна саен яки көн саен кабатланса, табибка күренергә кирәк", – ди ул.
Моның сәбәбе төрле булырга мөмкин. Организмга В6 витамины җитмәгәндә дә мондый хәл күзәтелә. Нерв күзәнәкләренә зыян килгәндә дә. 🔹Моннан тыш кул-аякның ою-чәнчүе инсульт яки шикәр чире якынлашуын да аңлатырга мөмкин.
Кул, бармаклар оеганда мондый күнегүнең файдасы тия:
Кулларны өскә күтәрергә һәм 80 тапкыр учларны кысып, бармакларны турайтып бөкләргә. Шуны ук кулларны аска төшереп тә кабатларга. Ул кан әйләнешен яхшыртырга булышыр. СӘЛАМӘТ БУЛЫЙК !