

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.
Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.
♥ ♥ ♥
Пар балдаклар балкышыннан
Күзләребез чагыла,
Сез бүген – иң гүзәл пар
Чәчәкләр кочагында!
Еллар узсын бәхеттә,
Тазалыкта-саулыкта,
Шатлыкта, мәхәббәттә,
Иминлектә, муллыкта!
♥ ♥ ♥
Олы юлга Сез чыгасыз бүген,
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтик сезгә
Чын күңелдән изге теләкне.
Без телибез чын күңелдән сезгә:
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз.
♥ ♥ ♥
Пар килгәнсез: сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!
♥ ♥ ♥
Бал-май кебек татлы, затлы сүзләр,
Кызганмасын тәмле телегез.
Ике булып сез үскәнсез инде,
Икегез бер була белегез.
Уйнап-көлеп, яңа юлга сезне,
Озатабыз туйда бүгенге.
Авыр чакта таянычың булса,
Яшәү ямьле, тормыш күңелле.
Хыялларыгызга нигез булсын,
Минем теләкләр дә бер өлеш.
Мин татулык телим сезгә бүген,
Бәхет йорты төзү – сезнең эш.
♥ ♥ ♥
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.
♥ ♥ ♥
Уйларыгыз һәрчак бергә булсын,
Юлларыгыз булсын гел бергә.
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдан үскән гөлдәй,
Гел янәшә яшәгез.
Сезнең тормыш юлыгы
зда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.
♥ ♥ ♥
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.
Кушылып үскән куш каеннар кебек,
Бергә үтсен тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай,
Бәхет күлләрендә йөзегез.
♥ ♥ ♥
Яшәгез сез пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.
Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә,
Иңне-иңгә куеп аңлашып.
Ерактагы картлык көнегезгә
Барып җитегез сез парлашып.
Кабул булсын сезнең теләгегез,
Эшкә ашсын барлык уегыз.
Шулай бергә-бергә татулыкта
Үтсен сезнең алтын туегыз.
Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлагыз.
♥ ♥ ♥
Бар гомерегез үтсен шатлык белән,
Юлыгызга гөлләр сибелсен.
Бүген безнең кайнар котлавыбыз
Гомерлеккә шатлык китерсен.
Уйнап җырлап озатабыз сезне
Тукталмагыз юллар чатында.
Насыйп булсын матур тормыш корып,
Гел чабарга бәхет атында.
♥ ♥ ♥
Алып килдек сезгә теләкләрне,
Теләгебез безнең кечкенә.
Бер-берегез өчен тормышта да
Булыгыз сез алтын гына.
Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
Яшәгез бергә-бергә.
Тату гаилә, тыныч тормыш –
Бездән теләк шул сезгә.
♥ ♥ ♥
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.
Чыганак:maydan.tatar