

Кирәк булачак: зур булмаган 2 ташкабак, 1 суган, 2 күкәй, 100-150 грамм сыр, 4 аш калагы он, яшеллек, 1 тырнак сарымсак, уылган кара борыч, тоз, кыздырыр өчен үсемлек мае.
Ташкабак яшь булырга тиеш. Аларны чистартып эре угычтан чыгарабыз. Аңа шулай ук угычтан чыгарылган суган кушарга.
Яшелчәләргә уылган сыр, вак итеп туралган петрушка, бик вак итеп туралган сарымсак салып бутыйбыз. Яшелчәләргә йомыркаларны сытабыз. Тоз, борыч, он салып, «камыр» ясыйбыз. Ул сыек булырга тиеш түгел. Шуңа да онны күбрәк салырга да мөмкин.
Кәтлитләрне калак белән салып, яхшы кыздырылган майда кыздырабыз.
Чыганак: «Туганайлар».