Иртәнге ашка нинди ботка файдалы?

Сез кайсысын яратасыз?

 

Көнне дөрес башлау – көне буе үзеңне яхшы хис итүнең нигезе. Иртәнге ашка ботка ашау — иң дөрес карарларның берсе, чөнки анда «акрын» углеводлар күп. Алар безгә озак вакытка туклык хисе һәм энергия бирә.  Карабодай (гречка) — боткалар патшасы! Анда тимер, магний һәм аксым күп. Ул кандагы шикәрне нормада тота һәм ашкайнатуны яхшырта.

Солы боткасы (овсянка) Ашказаны стенкаларын саклый, холестерин дәрәҗәсен төшерергә ярдәм итә. Тик тиз пешә торганын түгел, ә катырак (геркулес) солыны сайларга кирәк, ул файдалырак.

Тары боткасы (пшено) — йөрәк һәм кан тамырлары өчен бик файдалы, чөнки анда калий һәм магний күп, организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә.

Арпа боткасы (ячневая) — бу ботканы «матурлык боткасы» дип тә атыйлар. Анда фосфор һәм витаминнар күп, ул матдәләр алмашынуын яхшырта.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас