Бавыр өчен файдалы ризыклар

Моны белү файдалы.

Бавыр өчен файдалы ризыкларБавыр өчен файдалы ризыклар
Бавыр өчен файдалы ризыклар

Ашар алдыннан бер стакан кефир, ряженка яки катык эчү файдалы, чөнки әче сөт ризыклары бавырдагы майларны тарката, чистарта.

Помидор ашагыз, томат согы эчегез. Томатта бавырга файдалы ликопин, антиоксидантлар күп.

Төрле җиләк-җимеш, татлы борыч, виноград, грейпфрут, әфлисун һәм башка цитруслылар да файдалы (xама белән, әлбәттә. Кайбер кешегә килешмәскә дә мөмкин).

Майлы балыклар – төп Омега-3 кислотасы чыганагы. Организмдагы ялкынсыну процессларын контрольдә тота, матдәләр алмашынуында катнаша.

 Бавырга солы боткасы да файдалы. Ул клетчатка чыганагы: азык эшкәртүдә катнаша. Бавыр авырулары булганда спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга кирәк, ул фиброз барлыкка китерә.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас