+21 °С
Болытлы


Кайбер авырулары булган һәм диетада утырган кешеләргә ак май ашау бик үк файдалы түгел дигән фикер йөри. Галимнәр бу мифны кире каккан. Белгечләр ачыкланганча, көненә кимендә 5 грамм (бер чәй калагы) ак май ашау диабет барлыкка килү куркынычын өчтән бер өлешкә диярлек киметергә ярдәм итә ала. Моннан тыш, бу продукт канда яхшы холестерин дәрәҗәсен арттыра һәм артерияләрне томалаучы, инфаркт һәм инсультларга китерүче зарарлы майларны киметә.