

Яшелчәне кичтән җыям. Юып, салкын суда калдырам. Иртән җыйсам, кичен маринадлыйм.
1,5 литрлы банканы парландырып, төбенә керән яфрагы, укроп таҗы (сабагын турап салырга мөмкин), сарымсак (турап) салам. Кыярны тутыргач, өстенә кайнап торган су агызам. Суынгач, суын түгәм. Банкага 1 аш кашыгы кориандр, 7–8 түгәрәк борыч, 1 дәфнә яфрагы, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2–3 аш кашыгы уксус (9 процентлы) салам. Кайнап торган су агызам да парландырылган калай капкач белән борып ябам. Суынганчы, банканы җылы әйбер белән төреп тотам.