Кура җиләгеннән бик тәмле кайнатма

Кыш көне бергәләп шушы кайнатма белән чәй эчәргә насыйп булсын!

Кура җиләгеннән бик тәмле кайнатмаКура җиләгеннән бик тәмле кайнатма
Кура җиләгеннән бик тәмле кайнатма

Кирәк: 1,5 кг кура җиләге, 1,5 кг шикәр.

Җиләкләрне чүп-чардан (яфраклар, корткычлардан) чистартабыз. Аларны су белән бөркеп алабыз да дуршлагка салып саркытабыз. Кайнатма әзерләнәчәк савыт-сабага шикәр комының яртысын салабыз. Аның өстенә бөтен килеш җиләкне салабыз. Калган шикәрне җиләк өстенә җәябез. Булачак кайнатманы шушы савытында 5-6 сәгатькә сок чыгарыр өчен калдырабыз. Гадәттә, бу эшне төнгә каршы эшлиләр. Икенче көнне иртән сүрән утта шушы массаны кайната башлыйбыз. Җиләкләр бөтенлеген югалтмасын өчен, акрын гына болгатабыз. Шикәр эреп беткәч, утны беразга гына көчәйтәбез. Кайнатма кайный башлагач, тагын 5 минут утта тотабыз. Барлыкка килгән күбекне җыеп торырга онытмагыз! Банкаларга әзер кайнатманы тутырабыз да, капкач белән каплап, саклауга куябыз.

Фото: Ясалма интеллект. 

 

Кура җиләгеннән бик тәмле кайнатма
Кура җиләгеннән бик тәмле кайнатма
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас