Эссе көннәрне ничек җиңел үткәрергә?

Файдалы киңәшләр. 

Эссе көннәрне ничек җиңел үткәрергә?Эссе көннәрне ничек җиңел үткәрергә?
Эссе көннәрне ничек җиңел үткәрергә?

Эссе көннәр башланды. Шуңа күрә мондый көннәрне җиңелрәк кичерү өчен файдалы киңәшләр тәкъдим итәргә булдык.

Өйдә салкын температураны сакларга тырышабыз. Моның өчен көндез тәрәзәләрне ачмаска киңәш ителә. Әгәр тәрәзәләр кояш төшә торган якка караса, бигрәк тә. Ә инде төнлә тәрәзәләрне ачарга була, чөнки ул вакытта температура бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булачак.

Эсседә озак тормагыз. Тәүлекнең иң эссе чагында урамга чыкмаска тырышыгыз. Вакытны өегездәге иң салкын бүлмәдә уздырырга тырышыгыз.

Шулай ук мондый көннәрдә физик эш күләмен дә киметергә киңәш ителә. Суны күбрәк эчәргә тәкъдим ителә. Шулай ук салкынча душ керү, юеш сөлгеләр белән сөртенү дә ярдәм итми калмаячак. Натураль тукымадан тегелгән җиңел, иркен кием кияргә тырышыгыз. Урамга чыкканда эшләпә, кепка, кояш күзлекләрен дә кияргә онытмагыз.

Чыганак: yalkyn

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас