Ни өчен гел шулпа ашарга кирәк?

Сөяк шулпасы организм өчен бик кыйммәтле продукт булып тора, күп кенә файдалы үзлекләргә ия.

Ни өчен гел шулпа ашарга кирәк?Ни өчен гел шулпа ашарга кирәк?
Ни өчен гел шулпа ашарга кирәк?

Төп өстенлекләре

Туклыклы матдәләр чыганагы
Сөяк шулпасында организм җиңел үзләштерә торган глицин, пролин, глутамин кебек аминокислоталар күп. Алар төрле системаларның сәламәт эшләвен тәэмин итүдә әһәмиятле роль уйный.

Буыннар һәм тоташтыручы тукымаларны саклау
Бу шулпа – коллаген чыганагы, ул буыннарны һәм сеңерләрне ныгытучы матдә. Олыгайган саен коллаген буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген сакларга ярдәм итә.

Сөякләрне ныгытү
Шулпа кальций, магний, фосфор, кремний кебек сөякләр өчен кирәкле минералларга бай. Алар сөяк тукымасын ныгыта һәм остеопорозны кисәтә.

Иммун системасын көчәйтү
Сөяк шулпасында А һәм К2 витаминнары, цинк, тимер, селен кебек минераллар бар, алар иммунитетны ныгытуга һәм гомуми сәламәтлекне саклауга булыша.

Ни өчен гел шулпа ашарга кирәк?
Ни өчен гел шулпа ашарга кирәк?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас