Крыжовниклар өлгерде...

Крыжовник — кешелеккә йөзләрчә еллар билгеле булган җиләк куагы. 

Крыжовниклар өлгерде...Крыжовниклар өлгерде...
Крыжовниклар өлгерде...
Русиядә крыжовник турында беренче язмалар XI гасыр монастырь китапларында табыла, ә Европада ул XIII гасырга якынрак тарала башлый. Үзенчәлекле әче-татлы тәме һәм бай витаминлы составы өчен аны «Төньяк винограды» дип атыйлар. 
Әлеге җиләк-җимешләр мул итеп өлгергән мәлдә крыжовникның файдалы үзенчәлекләрен тагын бер кат искә төшерик әле.
Ул С витаминына бай - бер стакан яңа җыйган җиләктә тәүлек нормасының 46%  тәшкил итә.
Антоцианнарга бай, алар күз сәламәтлеген һәм ми эшчәнлеген саклый, яман шешнең кайбер төрләрен булдырмый калырга ярдәм итә.
Крыжовник составындагы органик кислоталар эчәклектә шикәрнең сеңүен акрынайта, озак вакытлы тук булу хисен бирә, инсульт һәм Альцгеймер авыруы куркынычын киметә.
Яфраклары һәм җимешләре нерв киеренкелеге, анемия һәм шешенү вакытында ярдәм итә.
Крыжовник куагы — җиләк бакчалары арасында иң озак яшәүче куакларның берсе. Аның ботаклары 10 - 12 ел дәвамында югары уңыш бирә, утыртылганнан соң өченче елда ук җимеш бирә башлый. Шул ук вакытта үсемлек катлаулы тәрбия таләп итми — артык мәшәкатьсез тотрыклы уңыш алырга теләүчеләр өчен ул идеаль җимеш үсентесе.
 
Фото: eco-pitomnik.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас