Әгәр шешенүләр бимазаласа...

Бу чорда кан тамырлары киңәя.

Әгәр шешенүләр бимазаласа...Әгәр шешенүләр бимазаласа...
Әгәр шешенүләр бимазаласа...
Җәйге эсселәрдә кеше еш кына шешенә. Моның сәбәбе бар -  бу чорда кан тамырлары киңәя һәм кандагы сыекчаның бер өлеше тукымаларга бүленеп чыга. Табиб кешегә мондый уңайсызлыктан котылырга җәяү йөрү ярдәм итә дип раслый.  Хәтта берничә минут кына җәяү йөрү кан әйләнәшен яхшырта. 
Табиблар җәйге шешенүләрдән котылу өчен җитәрлек күләмдә су эчәргә, рациондагы тозны контрольдә тотарга, кичләрен аякларны берникадәр югары күтәреп ял иттерүгә игътибар итәргә киңәш итә. Шул ук вакытта табиблар сидек кудыру препаратларын үзаллы эчүдән сакланырга кушалар.  Әгәр дә шешенү үтмәсә, яисә ул бер аякта гына булса һәм авыртса, кызарса, яисә тын кысылса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. 
 
Фото:woman.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас