Голубцы пешерәбез

Нык тәмле килеп чыга!

Голубцы пешерәбезГолубцы пешерәбез
Голубцы пешерәбез

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы бер баш кәбестә, артык зур булмаган бер суган, 2-3 тырнак сарымсак, эчлек өчен тәмләткечләр кушылган ит фаршы, ике данә помидор, уртача зурлыктагы бер кишер, көнбагыш мае, томат пастасы, тоз һәм тәмләткечләр.

Әзерләү тәртибе. 2 стакан дөгене тозлы суда бүрттерәбез. Дөге бүрткәч, салкын су белән юып, фарш белән болгатабыз. Кәбестә яфракларын, кәчәненнән аерып, тозлы суда пешерәбез. Кәбестәне 15-20 минут чамасы пешерергә кирәк. Игътибарлы булыгыз: кәбестә артык йомшарып китсә, әйбәт булмаячак. Пешкән кәбестә яфракларын суытабыз һәм, әкренләп, һәр кәбестә яфрагына эчлек салып төрәбез.

Шул арада суган, сарымсак, кишер, помидорны турап, кыздырып алабыз. Аңа томат пастасы, тоз һәм тәмләткечләр кушабыз. Әлеге катнашмага голубцыны тезәбез һәм 40-45 минут чамасы пешерәбез.

Табынга голубцыны үзегезгә ошаган соус белән бирергә була. Гадәттә, майонез, каймак, кетчуп белән тәмле була.

Тәмле булсын!

Фото: нейрочелтәр.

Голубцы пешерәбез
Голубцы пешерәбез
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас