Бәрәңге, суган, сарымсак һәм сыр белән пешкән кабак

Әлеге ашамлыкны табынга мөстәкыйль ризык яки гарнир буларак бирергә була.  

Бәрәңге, суган, сарымсак һәм сыр белән пешкән кабакБәрәңге, суган, сарымсак һәм сыр белән пешкән кабак
Бәрәңге, суган, сарымсак һәм сыр белән пешкән кабак

Ингредиентлар:
500 г тар озын кабак яисә кабачок;
3-5 бәрәңге;
2 суган;
6 тырнак сарымсак;
2-3 аш кашыгы атланмай;
2 аш кашыгы үсемлек мае;
тәменчә тоз;
тәменчә вакланган кара борыч;
2 чәй кашыгы «Прованс үләннәре» яисә «Итальян үләннәре» тәмләткече;
150 г уылган каты сыр.

Кабакны һәм бәрәңгене һәм суганны чистартыгыз, юка итеп тәгәрмәчләп турагыз. Сарымсакны ваклагыз.

Эретелгән атланмай, үсемлек мае, тоз, борыч, үләннәр, сарымсак һәм якынча 100 г уылган сырны бергә кушыгыз. Яшелчәләрне бу катнашма белән бутагыз. Моны пакетта эшләү иң уңайлысы.

Яшелчәләрне табага түгәрәк буенча вертикаль итеп тезегез. 200 °C температурада 40 минут чамасы пешерегез. Аннары калган сырны сибеп тагын 5 минутка духовкага куеп алыгыз.

Әлеге ашамлыкны табынга мөстәкыйль ризык яки гарнир буларак бирергә була.

Фото Фрипик сайтыннан алынды.

Бәрәңге, суган, сарымсак һәм сыр белән пешкән кабак
Бәрәңге, суган, сарымсак һәм сыр белән пешкән кабак
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас