

ИЮЛЬ аенда донник басулары сап-сары чәчкәгә төренә.Аның яныннан үткәндә исе борынны кытыкландыра. Карабодай ап-ак чәчкәдә. Кортлар анда иртүк килеп җитә, кояш кыздыра башлаганчы әллә күпме табыш ташып калырга ашкына. Вакыт кыска бит. Мин дә, хатыным да бакчадан чыкмыйбыз диярлек. Алмаш-тилмәш килеп умарталарга күз салып торабыз. Бал сезоны башланды дип кортлар күч аерып чыгарудан тукталмый әле. Инә йомырка сала, тәрбиячеләр үрчемне ашатып, тәрбияләп үстерә тора.
Магазиннардагы кәрәзләр бал белән тулып, кортлар ячейкаларны тиешенчә сылап, мичәтләп куймыйча, аертырга ашыкмыйбыз. Бакчадагы бәрәңгеләрнең тышкы кабыгы ката башламыйча, ашап караганыбыз бар. Никадәрле пешерсәң дә алар ачы була бит. Яки агачлардагы өлгереп җитмәгән ямь-яшел алмаларны, чияләрне ашап булмаган кебек үк, балның да өлгермәгәнен капсаң, тамак төбендә ачысы кала. Ә шул бал ката башласа, өстенә су җыелучан .
Минем кәрәзләрдәге баллы ячейкалар тәмам сыланып бетмичә торып, аертканым юк. Шуңа да өстәлгә бал куюга килеп караган кеше: «Нинди тәмле, хуш исле!» –дип яратып ашый.
Дөрес, аертканда ячейкаларны ачып кәрәзләр шактый гына бозыла. Магазинга кире куйгач, кортлар кәрәзләрне төзәтеп, тагын бал салырга яраклы хәлгә җиткергәнче шактый гына вакытлары бушка үтә. Мичәтләгәнне көтмичә балын суыртырга ашыккан кешеләрнең кортлары инде бал ташыганда, минекеләр кәрәзнең бозылган җирен төзәтеп гомер үткәрә. Күләм ягыннан андый кешеләрнең корты продуктны күбрәк җыйган кебек күренә. Ләкин сыйфаты ягыннан өлгермәгән була.
Ваграк рамнарны ике мәртәбә тутырганда минем зур рамлы (астагы рамнар белән өстәгесе бер үк зурлыкта) кәрәзләрем беренчегә генә тулыша әле.Шулай да күләменә канәгатьмен. Нәфеснең чиге юк аның.
Бал кортлары көннең һәр минутын табыш эзләүгә файдаланып калырга тырыша диярсең. Бакчаңдагы һәр төрле үләнгә куна, бер генә чәчкәне дә урап үтми, куна да, нектарын суырып карый. Булса, озаграк тора. Чәчкә аткан гөлләр арасындагы су багы янына килгәндә дә матурлык өчен үстерелгән гөлләрне читләп китми. Барысын да тикшергән кебек, куна, ялый. Табалмаса, бактан тамган суны алып кайтырга тактага төшәдер ул.
* * *
Әйткәнемчә, урта урыс, карпат токымлы кортлар июнь аенда ук күч аерып чыгаручан. Тик аеру дигәнебез нинди токым семья һәм Инәнең яшьлегенә дә карый бит әле. Моннан тыш семьяның көче җитәрлекме, Инә йомырканы күп саламы, кортлар үрчемне ничек тәрбияләп үстерә дә гаилә әгъзалары (кортлар) ничек арта? Умарта эче яңа кортлар туып, ояны тутырса гына күч карт Инә белән чыгарга әзерләнә башлый. Ә бу хәл тик июньдә генә түгел, июль аенда да, сирәгрәк булса да хәтта август башларында да булгалый. Шулай да, мул табыш башлангач кортларым күч аермас әле, дип тынычланып тик утырырга ярамый.Умартага сыймаган кортлар күч булып аерылып чыгуның шаһиты мин. Андый хәл умартачының, һич яшереп тормыйм, хәтереннән читтә калган семья белән булгалый. Бу вакытта, августта дигәнем, умартаның күч аеруы мактаулы хәл түгел, диясе килә. Чөнки табигатьтә бал табышы кимүгә барган чакта (безнең якларда августның 20сеннән соң табыш азая башлый, булса да көнбагыш, рапс, шулай ук кышкылыкка калдырылмый торган бал бирүче башка үләннәр генә чәчкә ата) әле аерылып чыккан күчне махсус умартага ябу максатка бигүк ярашлы түгелдер. Шуңа андый күчне үзе чыккан умартага сөзгеч аша кире салып, Инәсен тотудан да яхшысы юк. Ә күчне аерган төп умартада бер генә Инә казаны калдырыла. Запаста казаннан элегрәк чыккан әзер Инәң булса, тагын да яхшырак.
Умартадагы кәрәзләрдә инәсе чыкмаган казаннарны юк итеп, ачылмаганнарның бер-икесен киләчәккә запас өчен тартмаларга урнаштырып (дөнья хәлен белеп булмый бит әле), яшь һәм тере Инәне рамнар арасына куеп торасың да кортлар кабул итүгә араларына җибәрәсең. Моннан соң бу умартаң яңадан күч аерып чыгармавы өчен кирәк чараны күрәсең. Яңа казаннар ясасалар, өзә барасың. Үземнең шулай иткән булды. Әзер Инә озак та тормый йомырка сала башлый, гаилә кышка әзерләнергә өлгерә.
Менә шундый хәлләрне искә алып, без корт күчләре сыра торган ясалма тоткычларны август аенда да элеп куелган урыннарыннан алырга ашыкмыйбыз.
Чит күчләр очып килсә, ничек каршы аласыз?
Кайвакыт читтән очып килгән күчләр дә аларга кунгалый. Без читтән килгән андый күчләргә бигүк кызыкмыйбыз. Мондыйдан күп игелек күргән юк. Буш умартага япсак та озак та тормыйча кире чыгып китә яки уңышлы кышлый алмый. Арып-талып озак очканнан соң килеп куналар икән, кызганыч бит. Җан ияләренә урын бирергә кирәк. Тели икән – яшәсен. Мин биргән урынны яратмый икән, кая китәргә үзе белә. Берсенең япкан умартада берничә ел буе торганын хәтерлим. Балны да әйбәт кенә бирде. Бик усал кортлар булды. Алар турында гәзиттә бер мәкаләмдә язып та чыккан идем. Соңрак бик дуслаштык үзләре белән, яшермим. Балны яхшы җыйдылар.
Июль башланып, шактый гына көннәр үтте дә инде. Магазиннарга кортлар менеп эш башладымы икән? Без ике - өч көн үтүгә җай белән генә магазиннарга күз салабыз. Кортлар өскә күтәрелеп, кәрәзләрдә эш башлаганмы, әллә ничә көн буе һаман аскы катта җыялармы? Билгеле, кортлар бервакытта да тик тормыйлар. Магазиннарны куярдан алда аскы каттагы хәл тикшерелде. Анда күп җыелган иде. Әһә, кортлар рамнар өстенә
балавызны үстерә. Димәк, өстә эшне дәвам итәргә тиешләр.
Ике катлы умарталарда бал кортларын магазинга мендерү уңайлырак. Астан үрчемле берәр рамны өске катка күтәреп урнаштырасың да, эшләр җайлана. Кортлар үрчем белән бергә килеп, балаларны тәрбияләү эшен дәвам итәләр. Алар янына башкалар да әкренләп булса да күтәрелә. Рамнардагы кәрәзләргә бал белән ясалган сиропны гына бераз сөртәсе.
Аскы рамнардагы кәрәзләрдә бал җитәрлек җыелса, алар үзләре дә иренмичә өскә күтәрелеп эш башлый. Ә менә бәләкәй рамнарга кайчак менәргә ашыкмыйлар. Башта аста эшлиләр. Кайбер семьялар үзләренә калыр запасны җитәрлек тупламыйча синең турыда һич кайгыртмый. Тәүдә үзләрен хәстәрлиләр. Шулай кирәк тә. Кышның буыны озын бит. Шуның өчен аларны өскә бик ашыгып та куарга ярамый. Без астагы запас җитәрлек булгач кына өстәге рамнарда эшләтәбез. Болай иткәч, ач калмауларына ышаныч зуррак.
Алай да магазиннар куелып, бер атнага якын вакыт үтүгә, чүпрәкләрне ачып, рамнарга янә бер тапкыр күз салабыз. Берсен, икенчесен ачабыз... Күренә, эш башланган! Кортлар кәрәзләрнең ячейкаларын тазарта. Кайберләренә нектар китергәннәр. Өскә күтәреп карасаң, матур елтыраганнары күренә. Димәк, бал була. Табышны бирәсе үсемлек якында икән, кәрәзне тиз тутыра.
Аларның табыш белән кайтып леток аша кереп китүләрен карап торганыгыз бармы? Кортлар өйгә ялгыз гына кайтып йөрүен күрмәссез. Йөкле корт летокка килеп басуга, шунда ук аның янына икенчесе, өченчесе куна. Алар бер-бер артлы летоктан үтә. Күрәсең, күмәк очып барганнар да, табышны бер тирәдәнрәк җыеп, бергәләп алып кайтканнар. Менә шулай аерылмас дуслар кебек йөриләр диярсең үзләрен.
Кояшлы, җылы, әйбәт көннәр булганда бал кортлары тынгы белми, ничек тә күбрәк табыш кайтарып калырга тырыша.
Аларның эш сәгате иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итә. Күп кенә эшче кортларның эңгер-меңгер, караңгылык төшкәндә дә ояга кайтканнарын күзәтергә мөмкин. Кояш күтәрелгәндә инде алар янә басуга юнәлә.
Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү" китабыннан.
Фото: istockphoto.com.