Карбыз кабыгыннан кайнатма рецепты

Быел инде карбызны авыз итеп карадыгызмы? Әйдәгез әле бергәләп, кабыгыннан "телне йотарлык", тәме иреннәрдә калырлык кайнатма ясарга да өйрәник.

Карбыз кабыгыннан кайнатма рецептыКарбыз кабыгыннан кайнатма рецепты
Карбыз кабыгыннан кайнатма рецепты
  • Карбыз кабыгы – 1 кг
  • Шикәр комы – 1 кг
  • Ваниль шикәре – 1,5 гр
  • Чәй содасы – 12 гр
  • Лимон – 23 кисәк

Әзерлибез:

Карбыз кабыкларын кечкенә кисәкләргә турап, кәстрүлгә салабыз. Содага бер стакан кайнар су салырга, аннары 5 стакан салкынны һәм шуны әзерләнгән кабыклар өстенә коярга. Болгатып, 4-5 сәгатькә калдырырга. Шуннан, сыеклыгын түгеп кабыкларны юарга һәм ярты сәгатькә чиста салкын суда тотарга. Процедураны тагын бер кабатлап, суын түгәргә. 500 гр шикәр комы белән 3 стакан судан сироп кайнатырга. Кайнап торган сиропка карбыз кабыкларын салырга һәм 30 минут кайнатырга. Кайнатманы уттан алырга һәм 12 сәгатькә калдырырга. Аннары калган шикәр комын да кушып, кайнап чыкканнан соң ярты сәгать кайнатырга. Кабат 12 сәгатькә калдырырга. Вакыт узгач, лимон кисәкләрен һәм ваниль шикәрен дә өстәп, тагын 20 минут кайнатырга. Суынгач банкаларга тутырып, суыткычта сакларга.

Фото чыганагы: lifehacker.ru.

Карбыз кабыгыннан кайнатма рецепты
Карбыз кабыгыннан кайнатма рецепты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас