

ГӨБЛӘГӘ КАРШЫ
Бу ысул табигый, химияләрсез, шуңа аны курыкмыйча теләсә нинди үсемлеккә сиптерә аласыз, зыяны булмаячак.
50 гр әче кызыл борычны 1 литр суга салып болгатырга һәм әкрен утта кайнатып чыгарырга (15-20 минут). Иртәнгә кадәр суытырга һәм төнәтергә калдырыгыз. Кулланганда, сөзәргә һәм 1:4 нисбәтендә җылы суга салып, пульверизатор ярдәмендә бетле үсемлекләргә сиптерергә. Гөблә өчен борычлы су – үлем, ә үсемлеккә берни булмый.
КЫРМЫСКАГА КАРШЫ
Бу ысул вакыт белән сыналган. Җир астындагы кырмыскаларны юк итәргә дә сәләтле, шулай ук, башка корткычларны да куркыта. Үсемлекләргә аннан зыян юк, хәтта, киресенчә – файдалы да әле.
Даруханәдән нашатырь спирты алып, 1 литр суга 10 мл салып болгатырга – бу, әгәр дә бакчада, үсемлекләр янында куллансагыз. Ә инде якында үсемлекләр юк икән, 5-10 тапкырга көчлерәк итегез. Килеп чыккан эремәне, ашыкмыйча гына, кырмыска оясына агызыгыз. Бер көннән алар юк булыр. Әгәр дә берникадәре калган булса, процедураны кабатлагыз.
Фото: Ясалма интеллект.