РАМНАРДАГЫ БАЛНЫ КАЙЧАН АЕРТА БАШЛЫЙЛАР?

Күрше авылдагы бер дусыма кунакка баргач, буш вакытта сөйләшеп утырганда, сүз иярә сүзләр чыгып, бал кортлары тормышы турында фикер алыша башладык.

РАМНАРДАГЫ  БАЛНЫ КАЙЧАН АЕРТА  БАШЛЫЙЛАР?РАМНАРДАГЫ  БАЛНЫ КАЙЧАН АЕРТА  БАШЛЫЙЛАР?
РАМНАРДАГЫ БАЛНЫ КАЙЧАН АЕРТА БАШЛЫЙЛАР?

    –Бал кортлары кешеләр кебек иртән төш җиткәнче түшәктә йокы симертеп, йоклап ятмый инде. Иртүк кояш белән бергә эшкә ашыга. Карап торсаң, алар йокламыйлар да диярсең.–дип берәү үзенең күп белүен әйтеп салды.

     –Төрлесе бар инде аларның да.–дип сигаретын кабызып төтенен һавага өрде икенчесе.– Умарталарымның берсендә кортлар соңрак эш башлый. Башкалары иртә уяна, кич соң гына кайтып бетә. Инде рамнарда бал тулып килә.Озакламый аертырга дипторам. Ә синеке ничек. Тутырамы әле?

     –Минем күрше бер аертып, базарда сатып кайтты инде. Кешеләр үзләре: «Балың сыеграк. Үзендә ниндидер әче тәм бар»,–дип сатучыга сукраналар. Шулай да һаман алалар.–дип бәхәскә кушылды янымда басып торган олырак бер агай сүз башлаган егетләргә кушылып.–Җитешеп өлгермәгән балны сатып, кеше алдарга ярамас иде, минемчә.

Мин аларның сөйләшкәнен тыныч кына тыңлап торам.

Егетләрнең сүз башлаганы кул селтәп башын кашып алды.

    –Анысын каян гына белеп бетерәсең инде аның.– дип сүз башлады.– Рамны күтәреп карыйсың да ячейкалар тулып, ялтырый башлавын күрсәң, аертасың. Мин үзем менә шулай гына итәм дә. Бал башкача булмас. Рәхәтләнеп ашыйбыз. Бүтәнчәсен белмим.Теләгән кешеләр бал сатып ала. Ошамаса сорамасын.

Түзмәдем, алар әңгәмәсенә кушылмыйча тора алмадым. Сораша торгач, бу егетләрнең умартачылык эше белән әле яңа шогыльләнә башлавына төшендем.  

     –Кортлар бик изге җан ияләре. Алар белән эшләгән һәрбер кеше моны яхшы белә.–дип башладым сүземне егетләрне янымдагы эскәмия янына утырырга чакырып.–Сез әле бал кортлары белән эшләүдә, ишетеп торам әзрәк беләсез ахыры. Алар зур тырышлык белән аскы каттагы  рамнарга, магазин кәрәзләренә җыйган кешеләргә бик файдалы булган балны бик кадерләп, тулысынча җитешкәнен түземлек белән көтеп кенә аертырга әзерләнергә кирәк була, егетләр. Тәүдә кортларыгыз аскы каттагы, алар үзләренә кышкылыкка җитәрлек җыйгач кына, шулай икәненә үзегез тәмам ышангач кына, магазинны ачып карарга кирәк. Әгәр кәрәзләрдәге ячейкалар бал белән тулып, кимендә 70- 80процентка кадәресе мичәтләнгән булса гына, икенче төрле итеп әйткәндә сыланса,  аертып алырга ярый. Ул вакытта сез алган бал сыек булмас, ачы тәм килмәс. Хәләл акчасын түләп алган кешеләр сезгә рәхмәт әйтеп ашар, тагын да килеп алыр. Үзегез ашаганда  бу азыкның бик әйбәт булуына ышанырсыз.

Җитешмәгән балны авызга алсаң да, әчесе тамакта кала, әлбәттә. Мин андый балны иртәрәк алып, башкаларга кадәр тизрәк сатарга тырышучыларны, чын умартачы димәс идем. Андый продуктны сатып утырганнарын күреп: «Нигә андый өлгермәгән балны сатып, дан таратасыз? Тагын бераз өлгерү көтәргә иде»,– дигән сорауны бирсәң, «Безгә әле  акча кирәк, шуңа акча кирәккә килдек, абзый».–дип җаваплыйлар. Алай үзең турында гына кайгыртмаска, дөреслеген дә уйларга иде.

Тиешенчә нык өлгереп җиткән бал тәме белән дә, сыйфаты ягыннан да, төрле чирне бетерергә кулланганда файдалырак була. Халык медицинасында кешеләр авырганда балны кулланып, бик күп авыруларны дәвалыйлар бит.

Аертырга әзерләнгән чакта аның мичәтен аеры савытка җыя барып, азак аны ашаганда куллансаң, кеше сәламәтлеге өчен  бик файдалы, дип язалар. Соңрак бу хакта тулырак итеп тагы сөйләргә тырышырбыз.әле. Мин үзем ул мичәтне бик яратып ашыйм. Күп кенә язмаларда аны Забрус дип тә  атыйлар. Кайберәүләр, таныш булмаганнар, кадерен бик белми дә.         

Шикәр чире белән авыручылар арасында забрусны ашасаң һич тә зыяны юк, хаттә файдасы бар дигәннәрен ишеткәнем бар. Файдаланырга теләүчеләр табипләр белән сөйләшмичә аны куллану дөрес булмас, минемчә.  Кайберәүләр кәрәзләргә бал тулып, мичәтләнгәнен көтсәң,  ачкан чакта кәрәз бик бозыла да, яңадан магазинга куйгач, кортлар аны озак төзәтә. Шулай итеп күп вакыт әрәмгә үтә, дип аклана. Ансы дөрес. Ләкин мичәтен, ячейка капкачын дисәк тә дөрес булыр, җыя барып, өстәлгә даими куя барырга мөмкин бит. Һич тә әрәм булмый.Забрусны җыеп, савытка салып,  өстәлгә куйсаң, бик                                                                     файдалы азык, диләр күпләр. Онытмагыз. Үзеңне дә, сатып алучыны да  бер тигез хөрмәтләргә кирәк.

    Мин үзем магазиннардагы кәрәзләрдә ячейкалар бал белән тулмыйча, әйткәнемчә  ябылырдан алдарак, ягъни   мичәтләнмичә, аертмаска тырышам.  Өлгереп җиткәнне генә  алам,  сатуга да шундыйны чыгарам.

Магазиндагы тулы кәрәзләрнең балын алырга җыенганда кәрәз ябештерелгән запас рамнар да әзерләгез. Тулы рамны алганда алар урнына шул запастагыларны урнаштыра барсаң, сез тулыларны аертканда эштән кайткан кортлар урын көтеп, аптырап йөрмәс. Без тагын да берничә умарталык шундый запас рамнарны әзерлибез.Аннан соң  магазинда тутырылган рамнарны алып аертабыз. Алар урнына запасларны куябыз Болай иткәч, уңган кортларыбыз бушаган рамнар көтеп, озак тормый. Алмашка куелган рамнарда эшне дәвам итә тора.

 Тагын бер киңәшебез – табыш мул сезонында кортларның ничегрәк эшләвен карарга онытмагыз. Аларның уңганлыгын онытып, кайбер умартачылар магазиннарына күз салырга, эшләрен карарга вакыт тапмыйчарак тора да тулы кәрәзләр арасында кортларның эшсез йөрүен күрми. Тагын аларның вакыты әрәмгә үтә. Әмма шуны да әйтергә кирәк, тикшерәм дип барлык рамнарны да өскә күтәреп, вакытны юкка уздыру мәҗбүри түгел. Рамнарны сак һәм әз генә кузгатсаң да әйбәт бик әйбәт күренер.

Янә дә бер җитди киңәшебез бар–табыш сезоны бетеп, бал кайтару тукталгач, аертылган рамнарны бушаган магазинга кире куеп,  кортлардан киптертү һич тә зыян итми. Алар аны ялап, калган балын алып бетерә дә, аскы рамнарга төшереп ячейкаларга салып, тулган урынны мичәтли бара.

 Башка умартачылар белән сөйләшкәндә балдан бушаган кәрәзләрне агачларга элеп куюлары турында да әйтәләр. Яки умарталар яныннан ераграк илтеп элеп ялатулары хакында да  сөйлиләр. Мин үзем кулланган ысулларны уңайлырак  күрәм.  Кортларым ике-өч көндә барын да ялап бетерә. Киптерелгән рамнарга  көя  күбәләкләре   керүен хәтерләмим.

Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Умартачы буласың килсә" китабыннан алынды.

РАМНАРДАГЫ  БАЛНЫ КАЙЧАН АЕРТА  БАШЛЫЙЛАР?
РАМНАРДАГЫ БАЛНЫ КАЙЧАН АЕРТА БАШЛЫЙЛАР?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас