

Бакчаларыгызда яки үзегез сайлаган башка урыннарда каян булса да хәстәрләгән, икенче төрле итеп әйткәндә, сатып алган яки берәр дусыгыз, яисә якын туганыгызмы бүләк иткән умарта куелды. Аларның эченә кәрәзле берничә рам куярга онытмагыз. Кем белә, бәлки оясыннан чыгып адашкан кортлар күче очып барганда умартагызны күреп, шуларның берсенә кереп урнашырга, яратса бал да җыярга ихтимал. Яшәп китүе дә бар. Бәхетегез шуннан икән бәлки башка елларда да сезгә хезмәт итәр, бал ашатыр, прополис һәм башка продуктларны җыяр. Мин моны сатып алырга күчләр табалмаганда гына шулай эшләргә киңәш итәм. Аптырап калмагыз. Тормышта андый хәлләр дә еш булгалый.
Тик умартачылык белән чыннан да җитди шогыльләнергә теләүчегә андый мөмкинлекләрне көтеп утырырга ярамый. Яз, халык умарталарны кышлату урыннарыннан бакчаларга чыгаргач та, бу хакта тизрәк хәстәрен күрергә, умартачылар, белгечләр белән сөйләшергә кирәк. Хәзер умартачы булырга теләүчеләр дә, сатучылар да бөтенләй юк түгел. Бик күпләр бал кортлары белән эшләп, табыш алу турында хыяллана. Кайберләре үзләре теләгән максатына ирешеп тә куя. Яхшы оештырса, уңышка ирешүчеләр дә бар.
Ярый, монысы сүз уңаенда гына исегезгә төшердем. Төп киңәшләр арырак әйтелер, игътибар белән монда язганнарны укыгыз. Мин тәүдә үк кортлар белән тулы дистәләгән умарта эзләп йөрмәдем. Алай итәргә ярдәмчеләрем юк иде шул. Үзеңнең умарталыгыңны оештырасың килә икән, баштагы битләрдәге берсендә язып үткән идем, тәүләп бер яки ике күч сатып алып, умарталарыңа яп. Бая язганча, ике күч ябып куй. Яки кортлары булган ике умарта хәстәрлә. Ансы синең эш. Ничек тә ярый.
Шуны исеңән чыгарма – кортлы умартаны көз җиткәч, арзан булса да, сатып алырга ашыкма. Кортларың кышлату вакытында үләргә мөмкин. Андый умарталарны кышлату урыннарыннан бакчаларга чыгарач кына, азыгы барын карап, күчнең нинди хәлдә булуын үзең күреп, алыра кирәк. Кышлау урыннарыннан исән- сау чыккан корт семьялары көчле, Инә берничә рамда үрчем салган һәм сигез-тугыз рам арасында кортлар тулы күренә икән, гаилә куәтле, дигән сүз. Мондый умартаңдагы кортларга ярдәмне тора-бара да күрсәтсәң, ул тагын да көчәячәк. Табыш башлану чорына әзерлек белән киләчәк. Нектарны мулрак бүлеп чыгара торган культуралар чәчелгән басулар янына да чыгарсаң, табышны да күбрәк җыяр.
Ә җәй аерылып чыккан күчләрне һәвәскәр умартачылар да сатучан. Моннан башка бал кортларын күпләп үрчетү буенча махсуслашкан хуҗалыкларда, таныш белгечләрдән сорашып белергә мөмкин бит әле. Бал кортларын махсус пакетларга салып, сату турында матбугат битләрендә, «Пчеловодство» журналында басылган рекламалардан укып та белергә була. Бу хакта сезгә даими рәвештә күзәтеп барырга гына кирәк. Ялгышмассыз. Инәне үстереп, саткан осталар үзебезнең Чакмагыш районының авылларында да бар. Тик күп акча җыю, шулай ук баю турында гына уйлаган умартачылардан саграк булырга тырышыгыз. Биргән корт күчләре синең бакчаңда яхшы яшәп, эшләвен теләгән кеше белән тыгыз бәйләнеш тотарга, файдалы киңәшләрен дөрес итеп тормышка ашырырга, бал кортларын яратырга кирәк. Чын дуслар белән очрашсагыз, алар сезгә үзләре белгәнне. яшермичә сөйләр, елның теләсә кайсы вакытында да умарта кортлары белән ничек эшләү, балны ничек уңайлы җыйдыру турында тәҗрибәләре белән уртаклашыр. Кирәккәндә башка ярдәмнәрен дә күрсәтерләр.
Сез рекламадан укып, эче тулы корт булган ике умарта алып, әзерләнгән бакчагызга куйдыгыз. Аны урнаштырганда таныш умартачы ярдәмләште. Файдалы киңәшләрен бирде.
Менә сезнең бал кортлары белән тулы умарталарыгыз да үз урыннарына китереп утыртылды. Алар һәр көн иртән иртүк, нурлы, якты кояш горизонттан бераз күтәрелүгә оядан чыгып, бит-кулларын сөрткәләп, һавага күтереләләләр дә умарта өстендә берничә тапкыр очып әйләнәләр. Бу аларның табыш җыеп, кире шушында кайтыр юлның кай тирәдә булуларына, ничек итеп адашмыйча шушында кире юлны төгәл итеп табарга билгелиләр. Ә бит алар эссе һавада, җилле аяз көннәрдә дә ару-талу белмичә аякларына ябештергән азыкны ташламыйча, савытларындагы нектарны түкмичә, чәчмичә үзләре оясына кайтарып җиткерәләр. Бәбиләренә ашаталар, ячейкаларына салып куялар. Граммын да читкә түкмиләр. Менә шундый тырыш алар. Летоктан эчкә кереп китүләрен күрсәң, исең китәр.
Моннан бер атна чамасы элек кенә буш умартаңа салынган корт күченең ничек эш башлавына караш саласың килә икән, андагы тик тормас кортларның нинди хезмәт салуларын күреп сокланырсың. Гаилә башлыгы– Инәнең үз эшен башкаруын, ячейкаларга сак кына серкә (икенче төрле итеп аңлатканда йомырка) салуын, кортларның берәүләре оядагы бәбиләрне ашатуын, икенчеләре нектар кайтаруын, башкалары идәндәге чүпләрне, үлгән корт гәүдәләрен тышка чыгаруларын, тагын башка эшне башкаруларын күрерсез. Ә тышта, леток янында, азык эзләп килгән ялкау чебеннәрне куркытыр, куып җибәрер һ.б. Көндез умарта эчендә тормыш шулай дәвам итәр. Хезмәт бер туктаусыз кайнап торыр. Бал кортлары кебек уңган, эшчән, бердәм булырга өйрән. Шул вакытта гына эшеңдә теләгән уңышка ирешерсең, кортларың син көткән балны, прополис, чаршын һәм башка продуктны мул итеп җыяр, үзләренә дә, сиңа да җитәр.
Рәзифә Сәхапова фотосы.