

Көнне дөрес башлау — көне буе үзеңне яхшы хис итүнең нигезе. Иртәнге ашка ботка ашау — иң дөрес карарларның берсе, чөнки анда «акрын» углеводлар күп. Алар безгә озак вакытка туклык хисе һәм энергия бирә.
Менә иң файдалы боткалар исемлеге:
1 Карабодай (Гречка) — боткалар патшасы! Анда тимер, магний һәм аксым күп. Ул кандагы шикәрне нормада тота һәм ашкайнатуны яхшырта.
2. Солы боткасы (Овсянка) Ашказаны стенкаларын саклый, холестеринны төшерергә ярдәм итә. Киңәш: тиз пешә торган түгел, ә катырак (Геркулес) солыны сайлагыз.
3.Тары боткасы (Пшено) — йөрәк һәм кан тамырлары өчен бик файдалы, чөнки анда калий һәм магний күп, организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә.
4. Арпа боткасы (Ячневая) — бу ботканы «матурлык боткасы» дип тә атыйлар. Анда фосфор һәм витаминнар күп, ул матдәләр алмашынуын яхшырта.