Иреңне ничек бәхетле итәргә?

Гаилә учагы ныклы, җылы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Түбәндә Ислам дине өйрәткәнчә, гаилә эчендә мөнәсәбәтләрне җайлаштыру һәм ничек бәхетле яшәүгә кагылышлы кайбер киңәшләрне җиткерәбез:

Иреңне ничек бәхетле итәргә?Иреңне ничек бәхетле итәргә?
Иреңне ничек бәхетле итәргә?

1. Психологлар раславынча, гаилә бәхетенең 80 проценты хатын-кыздан тора. Хатыннар моны аңлап, гаилә учагының җылылыгы өчен үзләрен җаваплы итеп тоярга тиеш. Бер хәдистә әйтелгәнчә, “Иреңнең синнән риза булуы – сине җәннәткә кертәчәк”.

2. Иреңнән аның көче җитмәслек әйберләрне сорама. Мәсәлән, берәр кыйммәтле нәрсә алырга яки ул яратмаган җиргә барырга ярамый.

3. Ир кеше хатынының танышкан, өйләнгән вакыттагы образын күз алдында тота (бигрәк тә характерга кагыла). Шуңа күрә хатын кешегә үзен танышкандагы кебек мөлаем булырга кирәк.

4.Ирегез көнләшерлек кыяфәттә башка ирләр янында күренмәскә киңәш ителә, чөнки бу ирнең ачуын китерергә мөмкин, ә моннан сакланырга кирәк.

5. Ир кеше өйдә чакта күбрәк аның янында булырга тырышыгыз. Ул сезнең янәшәдә булмаганыгызга ияләнмәсен. Барлык эшләрегезне дә ул өйдә булмаганда эшләп куярга яисә бергәләп эшләргә кирәк.

6. Өйне бик гүзәл итеп тәртипләргә киңәш ителә. Ир рөхсәтеннән башка өйгә кеше чакырмавыгыз хәерле.

7. Ирегезнең тапкан малын саклагыз. Акчасын аның рөхсәте белән генә сарыф итегез.

8. Әгәр әҗәтләре булса, үзеңнең акчаңны биреп торырга кирәк - уңышлы вакытта да, кыен чорларда да ярдәм итәргә әзер торганыгызны ирегез белсен.

9. Ирегезне сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтегез. Сез аның сәламәтлеген кайгырткан өчен ул сезне хөрмәт итәр һәм ныграк сөяр.

10. Гаиләдәге проблемаларны сөйләшергә уңайлы вакытны сайлагыз. Мәсәлән, эштән ял иткәч, ашагач.

11.Балаларыгыз алдында ирегезнең кимчелекләрен әйтмәгез. Киресенчә, балалар алдында ирнең дәрәҗәсен күтәрергә, “Әтиең нәрсә әйтер?”, - дип гел аннан рөхсәт соратырга кирәк.

12.Көнчелектән һәм үпкәләүдән сакланыгыз. Көнчелек талакның ачкычы булса, үпкәләү – ирнең мәхәббәтен югалта. Юк әйбердән проблема ясамагыз.

13. Ирегезгә авыр сүзләр әйтмәгез. Ир-ат көчле булса да, йөрәге күпкә йомшаграк. Үзсүзле, кире сөйләүче булмагыз. Үзегезне баш итеп куймагыз.

14. Ирегезне әти-әнисенә көнләмәгез. Ислам дине өйрәткәнчә, ир кеше иң әвәл Аллаһы Тәгаләне, аннары Пәйгамбәр с.г.с.не, әти-әнисен, аннары гына хатынын яратырга тиеш. Аларга бүләк алса, сүз әйтмәгез. Әти-әнисен аңа яманламагыз.

15. Әлбәттә, гаиләне матди яктан ир тәэмин итәргә тиеш, ләкин акчаны ирегезгә караганда күбрәк эшлисез икән, бервакытта да үзегезне ирегездән өстен куймагыз – ирнең моңа күңеле бик сызлый.

16. Керләрне юмыйм, ашарга пешермим дигән сүз булырга тиеш түгел. Һәрбер эшегез өчен сезгә әҗер-савап язылачак, чөнки сез ирегезне шатландырасыз. Ә инде кайчак сезгә бу авыр икән, әгәр матур сүзләр белән сорасагыз, ирегез сезгә үзе үк ярдәм итәчәк.

Әлбәттә, бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин. Тик әлеге киңәшләр мөгаллимнәр тарафыннан иң әһәмиятлеләре дип санала. Алар Коръәни Кәримгә, хәдисләргә һәм дин белгечләре фикерләренә таянып тупланды.

Исегездә тотыгыз: мәхәббәт, гүзәллек, бер-береңне мактаулар, тәмле аш белән тулган өй мәхәббәтсез, ялгызлык һәм байлык белән тулган өйгә караганда күпкә яхшырак.

Чыганак: Гаилә төркеме. 

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас