Пәхләвә рецепты

Бу рецептның сере — йомшак камырында һәм баллы сироп белән майлап алуда.

Пәхләвә рецептыПәхләвә рецепты
Пәхләвә рецепты

 Чәй янына иң тәмле ризыкларның берсе! 

Кирәк булачак ингредиентлар:

Камыр өчен:

  Ак май: 250 г

  Йомырка сарысы: 2 шт.

  Сода: аш серкәсе белән сүндерелгән (гашеная сода). 

  Тоз: чама белән. 

  Он: камыр каты булмасын өчен (йомшак камыр килеп чыкканчы салабыз). 

Эчлек өчен:

  Әстерхан чикләвеге: 1–1.5 стакан ( вакланган)

  Шикәр комы: 1 стакан

  Йомырка агы: 2 данә. (камырдан калганнарын кулланабыз). 

  Ванилин: кем тели - сала, булмаса да ярый. 

Сироп һәм бизәү өчен:

  Бал: 2 аш кашыгы. 

  Ак май:  1 аш кашыгы (кечкенә кисәк)

  Өстен майлау өчен:

1 йомырка сарысы + азрак су. 

  Бизәү өчен: яртышар чикләвек, вакланган. 

Пешерү адымнары:

1. Камыр ясау:

Савытка май, йомырка сарысы, тоз һәм сүндерелгән соданы салыгыз. Он өстәп, камыр басыгыз. Камыр каты булмаска тиеш — йомшак кына итеп ясагыз.

2. Суыту:

Камырны 1–2 сәгатькә туңдыргычка (морозилкага) куеп торыгыз. Бу камырны алдан ясап, запас итеп сакларга да була.

3. Эчлек әзерләү:

Чикләвекне иттарткычтан яки махсус изгечтән үткәрегез. Аңа шикәр комы һәм 2 йомырка агын кушып яхшылап бутагыз.

4. Катламнарны җыю:

  Камырны туңдыргычтан алып, 4 өлешкә бүлегез.   Аскы катлам: Беренче өлешне (ул калганнарыннан зуррак булсын) пергамент кәгазендә җәегез.

  Искәрмә:

Камырның һәр катын, эчлек салганчы, майларга онытмагыз. Шулай итеп 3 кат эчлек салына.

5. Формалаштыру:

  Иң аскы (зуррак) камырның читләрен өскә каерып, «диварлар» ясагыз.

  Өстенә 4-нче камырны җәеп ябыгыз.

  Пәхләвәне матур итеп тасмаларга, аннары ромбикларга кисегез.

6. Бизәү:

Ромбиклар өстенә йомырка сарысы белән су катнашмасын сөртегез. Һәрберсенә чикләвекнең яртысын яки вак кисәкләрен куеп чыгыгыз (чәчәк формасында ясарга да була).

. Пешерү:

  Духовкада якынча 30 минут пешерегез.  

Пәхләвәгә кызгылт төс кергәч, аны духовкадан алыгыз.

8. Баллы сироп:

Бал белән аш кашыгы майны эретегез. Шушы сиропны пәхләвәнең өстенә сылагыз һәм яңадан 10–15 минутка духовкага тыгып алыгыз.  

Игътибар: Көймәсен өчен карап торыгыз, ул матур булып кызгарырга гына тиеш.

Файдалы киңәшләр:

  Бу рецепт зур табага исәпләнгән.  Ванилин яратучылар эчлеккә куша ала — хуш исе тагын да ныграк булыр.

  Сироп пәхләвәгә ялтыравык һәм кабатланмас тәм бирә.

Тәмле булсын!

 

Чыганак: РЕЦЕПТЫ ТАТАР төркеме. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас