Бәбкә үләне төнәтмәсе ташларны кудырырга ярдәм итә

Аны май ахыры, июнь башларында җыялар.

Бәбкә үләне төнәтмәсе ташларны кудырырга ярдәм итәБәбкә үләне төнәтмәсе ташларны кудырырга ярдәм итә
Бәбкә үләне төнәтмәсе ташларны кудырырга ярдәм итә

Халык медицинасында бәбкә үләнен(горец птичий, спорыш, гусиная трава) кан туктату, кан тамырларын ныгыту, бәвел кудыру чарасы буларак кулланалар. Ашказаныннан, аналыктан, эчәклектән кан киткәндә шифасы бар.

Матдәләр алмашын көйләү чарасы итеп, диабет булганда да кулланыла. Көчле стресстан соң, нерв системасын тынычландырырга булыша. 

Ялкынсыныну басу үзлеге, бөерләрдәге һәм бәвел куыгындагы ташларны кудырырга ярдәм итә. Экзема, нейродермит, псориаз, красная волчанка булганда кулланыла. 

 Әзерләү ысулы: 20 г вакланган үләнне эмаль савытка салып, 200 мл кайнап суынган су коялар һәм капкач белән каплап, 15 минут «су мунчасы»нда кайнаталар. Уттан алып, 45 минут төнәткәч, ашар алдыннан көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.

 

Авырлы ханымнарга кулланырга ярамый! Дәваланырга уйласагыз, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас