ЕЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ – АЛТЫНЧЫ АЙ: Июнь аенда умартачы мәшәкатьләре нинди була?

Танылган язучы, журналистлар һәм һәвәскәр умартачылар остазы Әгъдәл Низаевның "Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү" китабыннан файдалы мәгълүмат белән таныштыруны дәвам итәбез. Фәһемле һәм кирәкле булуын күпләр әйттә һәм сорый бит әлеге язмаларны. 

ЕЛ  МИЗГЕЛЛӘРЕ – АЛТЫНЧЫ АЙ: Июнь аенда умартачы мәшәкатьләре нинди була?ЕЛ  МИЗГЕЛЛӘРЕ – АЛТЫНЧЫ АЙ: Июнь аенда умартачы мәшәкатьләре нинди була?
ЕЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ – АЛТЫНЧЫ АЙ: Июнь аенда умартачы мәшәкатьләре нинди була?

ИЮНЬ.Уңайлы табигать  шартлары ешрак булганда, башка токымнарга чагыштырганда,  урта урыс  нәселеннән булган корт семьялары җәй айларында  күчне еш аеручанлыгы белән аерылып тора.  Авылдагы икетуган Сафуан абзыйның умарта корты гаиләләре июнь аеның беренче ункөнлегендә ук  берсе артыннан икенчесе күчләр аера башлый. Күчләре, акыллы диярсең, бик әллә кайларга очып китмиләр. Хуҗасының бакчасында үскән агачларның берсенә сыралар. Моннан берничә еллар элек аларны җыеп алу кыенлыгы, артык биеккә кунулары турында зарланганы хәтердә. Минем кебек тоткычлар (ловушкалар) ясап, ботакларга элгәч, шуларга кунулары турында сөйләде. Җитмәсә, Апимил маен уңышлы куллануы турында да канәгатьләнеп әйтүе истә. Әйе, ул май, куллана белсәң, бик күп очракларда ярдәм итә. Без аны үзебез дә бик кирәк чакларда файдаланабыз. Тоткычларга умартадан яңа алынган прополислы чүпрәкне беркетеп куйгач та аерылып чыккан күчләр аны эзләп киләләр  һәм ышанычлы сыралар. Анда алар кунган килеш шактый гына тора.Шулай да, китмәс әле дип, аларны озак итеп җыймыйча торырга ярамый. Кортлар үзләре дә күп вакытны бушка уздырырга яратмый. Алар да яңа өйдә тормыш башларга тели диярсең, кая булса да юлны дәвам итеп, урын сайларга тырыша. Хуҗаның гамьсезлеге белән вакытында җыеп алынып, яңа ояга салынмаган корт күчләре, бер урыннан икенчегә китеп, алтын вакытларын әрәмгә уздыра түгелмени? 

Мин умартаның бер мәртәбә күч аерып чыгаруы яклы. Ни әйтсәң дә, күч чыгарган семьяның  инә казаныннан  алдагы көннәрдә яшь Инә туа. Ул киләчәктә, ике ел буена, гаилә белән энергияле  җитәкчелек итә. Үрчемне күбрәк салучан. 

   Яшь Инәле корт гаиләсе балны мулрак җыя. Үзенә еллык азыкны җитәрлек туплый. Кышны  җиңелрәк үткәрә.

     Ә карт Инә аерылган күч белән очып чыгып китә. Ярый ла ул анда озаграк яшәп, үләр алдыннан яки эшкә сәләте бетүгә алмашка яшь Инә калдыра алса?

 Аермаган умартада кортлар эшкә сәләте беткән Инәне тыныч кына үзләре  алмаштырган очракта  да бик яхшы. Ләкин барлык семьяларда да алай булмый бит әле. Минемчә,  июнь аенда күчләр   аерган умарталар июль-август айларында яңадан әйбәт үрчи, табышны да җитәрлек туплый ала. Тик менә бер умартадан икенче-өченче күчнең чыгуына юл куярга ярамый. Андый күчләр белән соңга калып чыккан аталанмаган Инәләргә бәләкәй семьяларны эшче кортлар белән көчәйтү өчен озак кына тырышырга туры килә. Ул арада табыш сезоны үтеп тә китә.

Шуңа күрә умарталардан яңа күчләр (бер мәртәбә) иртәрәк аерылып чыкса, отышлырак. Тәҗрибәле умартачылар моңа алдан ук әзерләнә. Яңа чыккан күч әлләни ерак  китмәсен, якын-тирәгә, җыеп алырга уңайлы урынга килеп кунсын (сырсын) өчен  тоткычлар ясап элүем турында әйтеп үткән идем. Аларны умарталарга якынрак урыннарга, җилнең өске ягына  эләргә кирәк. Монысы да бик мөһим..

Әйткәнемчә, минем умарталар һәр елны үземнең бакчамда торалар. Анда алма, чия, слива һәм башка агачлар ел да  җимеш  бирә. Карагат, крыжовник куакларыннан да уңышны мул гына җыеп алабыз.  Бал корты күчләре сырырлык урыннар җитәрлек  бакчабызда.

 Май ае азакларында һәм июньдә күчләр кунар урыннар төрле агачларда әзер була. Аларны ничә җиргә элсәң дә зыян итми. Без  күч тоткычларны ясап, элми калган юк.. Шуларга килеп сырган күчләрне җыеп алганда  кортлар тубалын урнаштырып торырлык  өстәмә җайланмаларны да булдырдык.  Тоткычларга умартада  прополисланган чүпрәкләрне тигез итеп кадакларга онытмыйбыз. Фанерга сырган кортларга җил тими, кояш төшми.

Ә кортлар шундый җайлы урынны ничек эзләп таба соң? Бу тоткычлар ягыннан таба искән   җил белән килгән прополис исе кортларның разведчикларын үзләренә җәлеп итәләр.

      Алар урынны сайлап, умартадагы аерылып чыгарга команда көткән яшь кортларны шунда ияртеп алып бара. Кайсы тоткычны сайлыйсы килә, анысы – аларның үз эше. Кортлар разведчиклар артыннан ияреп китә. Алар шулай тәрбияләнгән. Бик борынгы  заманнардан каннарына  сеңгән интуиция әле дә шуңа илтә. Җил (ул бик аз гына булса да бераз исүчән)  икән,  разведчиклар аны барыбер ис белән  барып  эзләп таба. Урын эзләүче кортларның бу – төп эше. Әгәр якын тирәдә кунарга үзләренә ошаган урын табылмаса,  икенче җиргә китәр иде. Ә безнең бакчада алар бар.

     Шуны әйтеп үтәргә кирәк, күчләр гадәттә бер үк тоткычка сыручан була. Аның төп сере шундадыр дип уйлыйм, монда сырган күчләр Инәсенең үзенчәлекле исе, мөгаен, шунда каладыр. Һәм  шул исле урынга аерылачак күчнең кортлары, ягъни  разведчиклары кунып өйрәнә, монда килергә ярыймы-юкмы икәнен җентекләп тикшерәләр дә, ошаса,  башкаларны әйдәп китерәләр дә инде. Күч барып кунгач, онытма һәм бик озак көттермичә җыеп алырга  иренмә генә.

Тоткычларны кортлар  эзләнеп йөри торганрак урыннарга уңайлы итеп эләләр. Алар шунда килми калмасын. Фанердан ясалган бу җайланмаларны һәр елны файдаланырга мөмкин. Тик  прополислы чүпрәкне генә яңага даими алыштырырга онытырга ярамый. Минем үземнекеләр, Ходаем яман күз тиюләрдән сакласын, һәрвакыт шуларга куна тора.

   

    Бал кортлары семьяларының ни өчен күч аерып чыгаруына бераз тукталыйк. Моңа сәбәпләрне әллә кайлардан эзләп торасы юк. Беренче һәм иң төп сәбәбе – кортлар нык үрчеп, умарта эчендә аларга яшәү, эшләү өчен урынның кысыгая баруы. Көчле инәләр үз эшләрен яхшы белеп торалар. Алар кәрәзләрдәге әзерләнгән ячейкаларга  йомыркаларны сала да сала. Оядагы тәрбияче кортлар  яшь личинкаларны  ашатып үстерә дә үстерә. Умартачы бу хәлне күзәтеп, ояларны вакытында киңәйтә бармаса, кәрәзле яңа  рамнарны  үрчем салу һәм нектар кайтару өчен  урнаштырып тормаса, семьяда аерылып чыга торган күч  оеша башлый.

     Икенчедән, хәтерлисездер, 2005, 2006 елларның май-июнь айларында  бал кортларына   очып чәчкәләрдән нектар һәм ипи алып кайтырга уңайлы шартлар  әзрәк булды. Температура кирәгенчә югары күтәрелә алмады, яңгырлар ешрак яуды, төньяк

һәм көнбатыштан   көчле җилләр исеп,  кортларның эшчәнлегенә аркылы төшкәләде.

Хәтта, гадәттә, бал табышы башлана торган июль аеның беренче яртысына чаклы, ә 2006 елда табыш була торган сезонның башыннан азагына кадәр дисәк тә хата булмас, умартачылар көткән һава шартлары шатландырмады. Шулай итеп, эшче кортлар   карабодай, донник, кәҗә үләннәреннән, кайбер агачлар (алма, чия, крыжовник, карагат, балан һ.б.) чәчкәләреннән нектарны кирәгенчә алып бетерә алмады. Яшәү чорында төрле  еллар килгәләгәнен хәтерлибез. Бер - берсенә ошаган еллар  сирәгрәк булса да яңадан әйләнеп кайткалый. Бәлки киләчәк табигый шартлар әйбәтрәк булыр.

Ә җитәрлек эш булмаган оядагы  Инә һәм кортлар нишләсен – алар бер эшсез кул кушырып утыра алмыйлар. Кортлар Инәне ашата, тәрбияли. Анакай йомырканы күбрәк сала. Ә яшь үрчем,  ячейкаларда үсеп җитүгә, чыгып, очарга әзерләнә тора. Кайларда бушрак урыннар бар, шунда таба аерылып чыгарга команда көтә. Яңгыр туктап, кояш елмайган арада яшь кортлар очып канат катыра башлый, уйнап очыш ясый, умартаны әйләнә. Ояларда көн саен меңләгән кортлар туа тора.Умарта эче тыгызланганнан-тыгызлана. Шулай  яңа күч аерып чыгуга әзерлекне ашыктыра. Эшче кортлар  Инәне яңа ясалган инә казаннарына таба чакыра. Анда йомыркалар күренүгә, кортлар аларны тәрбияләргә тотына.

    Корт семьясының үзеннән күч аерып чыгаруына  башка сәбәпләр дә булырга мөмкин. Аларның  без кайберләре турында бераз  сөйләп үткән идек инде. Хәтерегезгә төшерү өчен кабатлап үтү һич тә зыян итмәстер.

    Өченчедән, гаиләдә Инә картрак булганда да,  эшчәннәр  күчләрне аерып чыгаруга әзерләнүчән. Кортлар Ананы яшькә алыштыру чарасын үзләре күрә башлый. Карт инә йомырка салуны әзәйтә башлый. Моны гаиләдәге кортлар сизми калмый. Кортларның артуы да бераз кими. Алар азайган саен бал ташу темпы   түбәнәя бара. Семьяның интуициясе дә бик яхшы, алар Инәнең картая баруын яхшы сизенә һәм инә ясап үстерергә тиз-тиз казаннарын төзи. Инә шундый буш ячейкаларга тиз-тиз йомыркалар сала. Берне, икене, өчне... Вакытында карасаң, анда унар-унбишәр инә казанын күрергә мөмкин. Урта урыс кортлары мондый казаннарны күбрәк ясаучан. Умартачы алдан чарасын күреп, карт Инәне гаиләдән алып, яшьне үстереп бирсә, семья  үзеннән күч аерып чыгаруны булдырмаска  мөмкин. Менә сиңа яшь Инәле умарта гаиләсе. Ул табышны да мул җыяла, кышны да җиңелрәк үткәрә.

      Укучы искә алгандыр: монда без күч тоткычлар турында  күбрәк тә сөйләдек. Ләкин ул шулай кирәк иде. Бал кортлары гаиләсенең берсен генә югалту да умартачыга зур зыян китерә. Бер яктан, күч аерган семья көчсезләнсә, икенчедән, еракка очкан күч кызганыч: тотсаң, яңа умартага ябар, бәлки берәр көчсезрәк гаиләңә кушып куәтләндерер идең.

    Күч чыгарырга әзер гаиләне  аертмаска буламы? Була, әлбәттә. Аның төрле юллары бар. Умартада карайган, күп мәртәбә үрчем чыккан ячейкалы кәрәзләр бар икән,  яңа ябештерелгән кәрәзле рамнар белән алыштыралар. Бу–беренче ысул.

Бу чара  аерырга әзерләнгән  гаиләне беразга тоткарлый. Димәк, син аларга вакытында эш бирдең. Чыгып китәргә инде җыенып беткән  кортларга тагын да эш артты. Алар тизрәк  кәрәзләрне кабарта, Инә салган йомыркалардан чыккан личинкаларны ашатып, тәрбияләп үрчем үстерә башлый. Калганнарына да хезмәт табыла, бал ташый, ипи кайтара, суга китә. Умартачы ояны зурайту турында уйланырга, магазиннарны, аларга куярга кәрәзләрне әзерләргә тиеш. Шулай итмәсәң, умартаңнан яңа күч аерылып чыкканын көт тә тор.

Көннәр болытлап, яңгырлар еш кына ява. Ояда кортлар артканнан-арта. Һава шартлары аларга тышта эшләргә ирек бирми. Нишләсен, гаилә тагын күч аерып чыгарырга әзерләнә. Тик кояшлы аяз көннәр генә булсын, яңа чыккан яшь кортлар очыш ясарга  өйрәнә дә, бер-ике көннән карт Инәгә ияреп, тагын аерылып чыга. Бу хәл булмасын, күч чыкмасын дисәң, күп кортлы умартаны икегә бүләләр. Аны ничек бүлү турында авторның 2006 елда чыккан «Бал кортлары–безнең дусларыбыз» дигән китабында җентекле язылган иде.  

Табыш сезоны якынлаша. Бу чорда умартада бал кортлары җитмеш мең, хәтта 75  мең чамасына җитә, артырга да мөмкин. Умартада кортлар ишәйгән саен, кояшлы аяз һәм эссе көннәрдә, ояларда җылылык артканнан-арта. Эчкә сыймаган кортлар умарта летогына, аның астына чыгып өелә. Дөрес, кортлар төнгә һава суынган саен кире умарта эченә, иртәнге якка, кереп бетә. Ләкин алар   көн саен кич умартаның алгы өлешендә өелеп тора. Мондый хәлне беренче күрүчеләр, куркыбрак куя. Күч булып очып китмәсләрме? Умартада  инә казаннары артса, соңлап булса да күчләрнең аерылып чыгу очраклары бар. Шуңа күрә умарталарның җилләткечен бераз ачу зыян итми. Леток тишекләрен дә тулысы белән ачарга кирәк. Күп кортлар тышта ятканда умарта алдына такталар белән  күләгә ясарга да тәкъдим ителә.

Корт семьяларының күч аерып чыгаруы сәбәпләре, аларны җыеп яңа ояларга ябу, ничек итеп гаиләләр санын арттыру турында да күп язылды. Әмма шулай кирәк иде. Билгеле булуынча, күчләрнең аерылып чыккан чорында аларны ничек тә тотып калу һәм ябу – бик мәшәкатьле, яшьләрне аптырауга калдыра торган эш. Ул бик күп  вакыт сорый. Ә кайбер очракта ябылган күч кире чыгып та киткәли.

   Бер магазин куелды. Кортлар һаман тышта ята. Бу очракта өстәмә магазин куеп, ояны киңәйтергә мөмкин.  Тышта ятучы бал кортлары бераз азайды. Ләкин умарта күч аерып чыгармас дип тынычланырга иртәрәк әле. Көчле семьялар, табыш озакка сузылганда, умартага бал күп кайтканда, ояның эче  гаиләгә тыгызлана барган саен  күч аерып чыгару уеннан кире кайтмый. Ул барыбер чыгасы  группаны  олы юлга, яңа урында  яшәүгә әзерләүне дәвам итә. Инә казаннары булды, алар өлгереп килә. Аннан менә-менә  яшь Инә чыгардайлары да бар. Нигә оя тутырып, күмәкләшеп эшсез ятарга?

Семьяның разведчиклары да тик тормый. Бик җаваплы эшкә кушыла. Аерылып чыгасы күчтәге туганнарга кунар урын кирәк. Китәләр эзләп.

*     *     *

Урманнардагы агач куышларыннан күч алып кайткан кешеләр азмыни? Узган ел гына бер бик яхшы танышыбыз хатынымны  умарта карашырга чакырды. Сәмига ханым барып, умартасын озак кына тәртипкә китерде. Хуҗалар элегрәк елларда умарталар

тотканнар. Соңгы вакытта кортлар белән эш итүне туктатканнар.

   Бер көнне өй янында күптәннән бирле ялгыз торган умартаның авызына карасалар, анда кереп-чыгып йөргән бал кортларын күрәләр. Ачып күз салсалар, умарта эче тулы бал  кортлары барлыгын беләләр. Менә шуны карашырга, ярдәмләшергә килүне үтенгәннәр икән. Разведчиклар, каяндыр аерылып,  күчкә әзер оя тапканнар. Шактый гына  бал җыярга, үрчем үстерергә дә өлгергәннәр. Сәмига, хуҗа хатын белән бергәләп, умарта эченә яңа кәрәзле  рамнар урнаштырып, андагы тырыш бал   кортлары эшен  үзебез теләгәнчә тәртипкә салганнар.

Минем апамның көчсезрәк семьялы умарталарына һәр елны диярлек каяндыр килеп күчләр кергәли.

     Моннан берничә ел элек Рәис дусым ашыгып килеп керде.

–Басуда бер тимер торба эченә ниндидер корт күче кереп оялаган. Бал да җыйган ахры. Барып карыйк әле, ничек икән?– диде ул. Төтәсләгеч, битлекләр һәм бер буш умарта алып киттек ул белгән якка.

Җирдән чыгып торган бу торба газүткәргечнеке булып чыкты ахры. Җир өстеннән ул метр ярым чамасы өскә чыгып тора. Бәләкәй генә  тимер капкачы да бар. Ул ныклап ябылып бетмәгән. Якын тирәдә, егерме-егерме биш метр ераклыктан якында ут белән эш итәргә ярамый дигән язу куелган. Димәк,  төтенсез эшләргә кирәк. Ә кортларны төтенсез ничек карарга? Ут кабызсаң, бәла-каза булуы бар? Ни булса шул. Төтенсез генә карый башладык. Торбаның эчке диаметры утыз-кырык сантиметр. Ә капкачына ике кул белән кереп кәрәзләрне чак-чак кына алып була. Җитмәсә, астан ниндидер үткәргеч өскә таба сузылган һәм кәрәзләр арасына кереп югала. Кәрәзне кисеп алганда пычак белән ялгыш шул нечкә генә кабельгә тиярсең дә эшне  бозып куярсың. Бик саклык белән эшләп, баллы һәм балалы кәрәзләрне җайлап, кисеп алып умартага тутырдык. Максат – күчнең Инәсен дә эләктереп, умартада асрарга тырышу иде. Әгәр  мондагы Инәне эләктерә алмасак, кортларның яңа инә ясап үстерергә вакыты калмаган иде. Чөнки җәй үтеп бара, август азаклары якынлаша. Шулай да балны бер савытка, кортларны умарта эченә җайлап кына салдык. Яңа кәрәзләр бирдек, үрчемле

кәрәзләрне булдыра алганча ояга тиешенчә урнаштырып, дустымның бакчасына кайтарып утырттык. Сентябрь азакларына таба бу умартага күз салган идек, Инәнең кәрәзләргә шактый гына үрчем салуының шаһиты булдык. Димәк, Инәне тота алганбыз.       

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы, Динар Кәлимуллин.         

ЕЛ  МИЗГЕЛЛӘРЕ – АЛТЫНЧЫ АЙ: Июнь аенда умартачы мәшәкатьләре нинди була?
ЕЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ – АЛТЫНЧЫ АЙ: Июнь аенда умартачы мәшәкатьләре нинди була?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас