Кибетләрдә, авыз суларын китереп, тулышып пешкән помидорлар сатыла башлады. Хаклары бераз тешләшсә дә, авыз итәргә алабыз. Ләкин, помидор, алма түгел, аны чамалап кына, ә кайбер кешеләргә үтә саклык белән ашарга кирәк, дип кисәтә табиблар.
Әйтүләренчә, ашказаны-эчәк тракты авырулары булган, аерым алганда гастрит,ашказаны ярасы һәм панкреатит булган кешеләргә помидорны саклык белән ашарга кирәк. Эш шунда ки, бу яшелчәдә органик кислоталар бар, алар сару кайнауга, авыртуга яки авыруның кискенләшүенә китерергә мөмкин.
Помидорлар бөер авырулары булган кешеләргә дә зыян китерергә мөмкин. Помидорларда оксалатлар-кузгалак кислотасы тозлары бар. Сәламәт кешедә алар гадәттә бәвел белән чыгарыла. Әмма бөерләрнең функциясе бозылганда бу катлаулык тудырырга мөмкин. Билгеле бер шартларда оксалатлар бөердә таш ясалу куркынычы факторларының берсе булган кристаллар формалашуда катнашырга сәләтле, дип аңлата табиблар.
Белгечләр шулай ук санап үтелгән авырулары булган кешеләргә помидорларны рационнан тулысынча чыгарырга кирәкми, дип ачыклык кертә. Кыскасы, чама хисен онытмаска кирәк.