Кызынганда чама хисен югалтмыйк

Уфа сулыклары тирәсендә кызынучылар күренгәли башлады да инде.

Кызынганда чама хисен югалтмыйкКызынганда чама хисен югалтмыйк
Кызынганда чама хисен югалтмыйк
Сагынып көткән кояшлы җәй килде, димәк, хәзер бар да кызынып, су коену өчен, елга-күл буйларына ашыга башлаячак. Хәер, Уфа сулыклары тирәсендә кызынучылар күренгәли башлады да инде.
Әлбәттә, кояш астында кызынып, тәне матур төс алган кеше үзенә игътибарны җәлеп итә. Ләкин докторлар, тире яман шеше үсеше хәвефен арттыра дип, чагу кояш астында кызыну куркынычы турында кисәтәләр. Аңлатуларынча, ультрашәмәхә нурланыш чынлыкта тире күзәнәкләрен зарарлауның төп факторларының берсе булуына карамастан, күпләр һаман да кызынуны сәламәтлек билгесе буларак кабул итә.
Кеше даими һәм контрольсез кояш астында булганда, аның күзәнәкләрендә акрынлап мутацияләр җыела, алар  исә вакыт үтү белән  яман шешләр барлыкка килүгә китерергә мөмкин, дип раслый табиблар. Аеруча ультрашәмәхә нурланыш дәрәҗәсе максималь булган вакыт - 11:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр. Бигрәк тә олы яшьтәгеләр сак булырга тиеш, чөнки олы яшьтә онкология үсеше куркынычы сизелерлек арта.
Кояштан саклау  чараларыннан баш тарту куркынычларны шактый арттыра, дип раслый онкологлар. Белгечләр SPF 50+ дымландыра торган сывороткалы чаралар кулланырга, баш киеме кияргә, җилкәләрне ябып йөрергә һәм көндезге сәгатьләрдә турыдан-туры кояш нурлары астында озак торудан качарга киңәш итә.
"Миңнәр үзгәргәндә мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип тә кисәтә экспертлар.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас