

Бу рецептны саклап куегыз, чөнки ул бик гади һәм һәрвакыт килеп чыга. Сырниклар йомшак, тәмле һәм туклыклы була.
Кирәк булачак:
Ничек ясарга?
Барлык ингредиентларны бер савытка салып, яхшылап тугалыйбыз.
Килеп чыккан массадан кечкенә шарчыклар ясыйбыз һәм онда әвәлибез.
Аз гына май сыланган табада, мичтә ( духовкада) ике ягы да алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз.
Табынга нәрсә белән бирергә?
Сырникларны табынга банан, кайнатма яки сыек шоколад белән бирәбез, алай тагын да тәмлерәк булыр!
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ».