

Бакчачылардан яңа алымнар.
Кишерне кисель белән утырту ысулы – вак орлыкларны түтәлгә тигез итеп сибәргә, шытып чыгуны тизләтергә һәм шытымнарны сирәкләп тормаска ярдәм итүче ысул.
Еш кына бу ысулны кишер утыртканда кулланалар, ләкин ул шулай ук укроп, петрушка, редис һәм башка культуралар өчен дә яраклы.
Кисель әзерләү
Кирәк: 1 л су; 2-2, 5 кг. бәрәңге яисә кукуруз крахмалы.
Орлыклар әзерләү
Орлыкларны алдан чиста суга батырып бераз бүрттереп була. Болай алар тизрәк шытып чыгарлар. Шул орлыкларны пластик шешәдәге кисельгә салып, бөке белән ябып, яхшылап болгатабыз.
Орлыкларны кисельдә берәр тәүлеккә салкынча урында калдырып торырга да мөмкин. Бу шулай ук шытымнар барлыкка килүне 2-3 көнгә тизләтәчәк.
Чәчүлек җир
Түтәл әзерләү: Туфрак көпшәк, уңдырышлы һәм яхшы дренажланган булырга тиеш. Грунт әче булса, көл яки доломит он кертегез.
Чәчәбез:
Кишер, зур һәм татлы булып үс!