Тәмле кетердәп тора торган өлеш рецепты

Ялларда сыйланыйк.

Тәмле кетердәп тора торган өлеш рецептыТәмле кетердәп тора торган өлеш рецепты
Тәмле кетердәп тора торган өлеш рецепты

12 данәгә:

Камыр:
Он – 400 гр.
Йомырка – 1 данә
Каймак 20% -150 гр
Атланмай (ак май) – 100 гр.
Тоз – 1 чәй кашыгы
Сода – 0,5 чәй кашыгы

Эчлек:
Тавык ите (филе) – 400 гр.
Бәрәңге – 300 гр.
2 суган уртача
Тоз , борыч, тәменчә

Бер савытка җылы яки бүлмә температурасындагы каймакны салабыз. Сода өстәп, яхшылап болгатабыз. Сода сүнгәч, тоз, йомшак атланмай һәм йомырканы кушып, болгатабыз. Аннары онны әкренләп иләп салып, камыр басабыз. Камыр кулга ябышмый торган, йомшак булырга тиеш. Өстен сөлге белән каплап, 20 минутка калдырабыз.

Эчлек өчен тавык итен эре итеп турыйбыз, вак итеп туралган суган һәм вак итеп туралган бәрәңге кушабыз. Аннары тоз һәм борыч өстәп, яхшылап болгатабыз — эчлек әзер.

Камырны 12 кисәккә (һәркайсы якынча 60 гр.) бүләбез.
. Һәр кисәктән өчтән бер өлешен аерып алабыз һәм ике түгәрәк итеп җәябез, берсе — 8 см, икенчесе — 4 см диаметры белән. Зур түгәрәк өстенә эчлек салабыз,эчлек өстенә 1- әр кисәк акмай куеп чыгабыз, өстеннән кечкенә түгәрәк белән каплыйбыз, кырыйларын ябыштырып чыгабыз Аннары «косичка» итеп үрәбез.

Табага тезеп, 200°C температурада 45 минут пешерәбез.

Тәмле булсын чәйләрегез, дусларым!
Гөлнур Мостафина.

Тәмле кетердәп тора торган өлеш рецепты
Тәмле кетердәп тора торган өлеш рецепты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас