

Аш серкәсен бик күп очракта кулланырга була.
Мәсәлән, кер юу машинасының чайкау өчен кондиционер бүлегенә бераз аш серкәсе салсаң, ул керне йомшарта һәм порошок калдыкларыннан арындыра.
Пыялага аш серкәсе сиптерсәң, юганнан соң эзләр калмаячак.
Чәчне аш серкәсе салынган суда чайкасаң, ул шома була һәм ялтырап тора.
Душ «башын» аш серкәсендә берәр сәгать җебетсәң, известьтан чистарта.
Телефон һәм телевизор экранын чистартканда чүпрәкне аш серкәсенә манчып сөртсәң, мае тиз "төшә" һәм дезинфикцияләнә.
Чәйнектә аш серкәсе салынган су кайнатсаң, юшкыны куба, эче чистарып кала.
Кырмыска сукмакларына аш серкәсе сибеп, әлеге чакырылмаган кунаклардан котылырсыз.
Идән юганда суга берәр стакан аш серкәсе кушсаң, идәнегез дезинфикцияләнер һәм ялтырап торыр.
Исләнә башлаган кухня губка-чүпрәкләрен төнгә аш серкәсенә батырып калдырсаң, бактерияләрен үтерә һәм сафландыра.
Суыткычны юганда да азактан аш серкәсе белән чыланган чүпрәк белән сөртсәң, бер ис тә калмый.