Файдалы киңәшләр
18 Апреля , 03:10

Клярдагы тавык рецепты

Балык яратсам да, нигәдер клярда пешкән балык бик ошап бетми. Яраткан кеше горбушаны тозлап, лимон согы һәм тәмләткечләр кушып эшли ала. Ә  тавыктан клярны түбәндәгечә эшләргә була.   

Клярдагы тавык рецептыКлярдагы тавык рецепты
Клярдагы тавык рецепты

Тавык филесын кисәкләргә турап, тозладым. 

Кляр өчен кирәк булачак: ярты стакан сөт, 1 йомырка, ярты стакан он, ярты бал кашыгы тоз. Кляр каймак (сметана) куелыгында була. 

Аннан тавык кисәкләрен клярга манып, кызган майлы табада ике ягында пешерәбез. Майда пешкәндә бер-берсенә тиеп торырга тиеш түгел, бер үк ябышмасын. Артык мае сеңсен өчен, кәгазь салфеткага куйдым. 

Тавыгы пешеп бетәме соң?", дип сораучыларга, бу юлы махсус сезнен өчен кисеп, фотога төшердем. 

Рецепт авторы: Эльмира Нигъмәтҗанова.

 

Клярдагы тавык рецепты
Клярдагы тавык рецепты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас