

Майонез кушмыйча гына ясый торган туклыклы, итле салат ул. Җайлы гына ясала, әллә нәрсәләр дә кирәк түгел. Бөтенесе яңа ел көнне өйдә булмый калмый торган ризыклар гына.
200 г саламлап туралган терлек ите, 200 г юка итеп туралган ак башлы кәбестә, 200 г кореяча кишер, 200 г саламлап туралган свежий кыяр, 200 г кызыл баллы борыч. Боларның барысын да зур табакка салып, катнаштырырга кирәк.
Соус өчен: 1 аш кашыгы бөртекле горчица, 3 аш кашыгы сыек май, 3 аш кашыгы соя соусы алына. Теләсәгез, 1 тырнак сарымсак та уып куша аласыз. Әзер соусны салат өстенә сибеп, яхшылап болгатасы гына кала.
Лилия Гәрәева блогыннан.