Яссы табанлы аяк киеме кию аякларның деформацияләнүенә һәм аякларда кан агышының начараюына китерә, дип кисәтә табиб-флеболог.
Белгеч аңлатканча, тулысынча яссы табан рельефлы өслектә йөрү өчен генә уңайлы. Тигез өслектә йөргәндә үкчәгә биеклек кирәк, югыйсә, аяк табаны деформацияләнә.
Шул уңайдан табиблар киңәш итә: аяк киемен үлчәме буенча сайларга кирәк, ул бераз гына иркен, ә үкчә ягы каты булырга тиеш. Зур булмаган үкчәле һәм шнурлы аяк киеменә өстенлек бирергә киңәш ителә.