Шашлыкка дигән иткә тоз сибү турында төрле фикер бар. Кемдер, кыздырганчы, ди. Кемдер, киресенчә, пешеп чыккач ди. Икенчеләр фикеренчә, тоз итнең согын ала, шуңа да, имештер, маринадка салырга кирәкми. Чынлыкта тозның андый тәэсире юк, ул продуктны бозмый. Соңыннан тоз сипсәң, ул итнең өстендә генә кала, эченә үтеп керми.
Шампурга ит кисәкләре белән бергә суган да куючылар бар. Кайбер хуҗабикәләр шампурга, тавык ите белән бергә, эре виноград та тыга. Ташкабак, болгар борычы, баклажан, алма да куярга була.
Шампурга ит тыгар алдыннан, аны күмер өстендә җылытып алыгыз, үсемлек мае сылагыз. Ит кисәкләрен бер-берсенә 2 мм ара белән калдырып тезегез. Һәр шампурга 5-6 кисәк кенә куегыз.
Ит белән күмер арасы 10-15 см булырга тиеш.
Шампурны мангалга ялкын телләре югалгач кына куегыз.
Кефирдан ясалган маринад
1 кг иткә 200 мл кефир, 3 суган, тоз, төелгән кара борыч кирәк була.
Итне юып, кисәкләп турыйбыз, тоз, борыч, боҗралап туралган суган сибәбез. Өстенә кефир агызабыз да кимендә биш сәгатькә суыткычка куябыз.
Анар (гранат) согында
1 кг иткә 250 мл гранат согы, 4 суган, тоз, борыч.
Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап туралган суган сибәбез, өстенә гранат согы агызабыз. Салкын урында 8-10 сәгать тотабыз.