Файдалы киңәшләр
5 Апреля , 15:10

Гөмбә аланы

Сезгә "Гөмбә аланы" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Салат бик туклыклы һәм тиз әзерләнә.  

Гөмбә аланыГөмбә аланы
Гөмбә аланы

Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм маринадланган гөмбә, 300 грамм пешкән тавык ите, 100 грамм сыр, пешкән өч йомырка, уртача зурлыктагы пешкән бер бәрәңге, өч тозлы кыяр, укроп, суган, майонез.

Әзерләү тәртибе. Маринадланган гөмбәләрне тирән савытка эшләпәләрен аска каратып тезәбез. Шуның өстенә вак итеп туралган укроп, суган сибәбез. Аннары вак итеп туралган тавык итен салабыз һәм майонез сылыйбыз. Алга таба – угычтан уылган сыр, аннары вак итеп туралган йомырка салып, тагын майонез сылыйбыз. Аның өстенә эре угычтан угылган бәрәңге һәм артык күп итмичә генә майонез ягабыз. Иң соңыннан вак итеп шакмаклап туралган тозлы кыярларны салабыз. Салатның өстен капкач белән каплыйбыз һәм ике-өч сәгатькә суыткычка куябыз. Табынга бирер алдыннан салатны яссы тәлинкә белән каплап әйләндерәбез. Шул рәвешле иң аста булган гөмбәләр өстә калачак. Тәмле булсын! 

Фото: нейрочелтәр

Рецепт авторы: Лилия Шәймиева.

Гөмбә аланы
Гөмбә аланы
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас