Файдалы киңәшләр
5 Апреля , 07:10

БЕЗНЕҢ ЯКТА НИНДИ КОРТЛАР АСРАРГА?

Моны белү һәр умартачы өчен бик мөһим шарт ул. Чөнки бал кортларының берничә төрле токымы булу күптәннән үк билгеле.          

БЕЗНЕҢ ЯКТА НИНДИ КОРТЛАР АСРАРГА?БЕЗНЕҢ ЯКТА НИНДИ КОРТЛАР АСРАРГА?
БЕЗНЕҢ ЯКТА НИНДИ КОРТЛАР АСРАРГА?

Нинди климатик шартларга яраклашкан һәм яшәгән, балны, шулай ук табигатьтәге булган  продуктларны мулрак җыйган, климатик шартларга күнеккән, озаграк яши торган кортларны яхшырак беләсез икән,  шундый нәселдәгеләрне эзләгез, табыгыз да үзегезгә алырга тырышыгыз. Шулай итсәгез, һич тә ялгыш булмас. Андый бал кортларын яхшы  тәрбияләсәгез, табыш булырдай участокларга, басуларга вакытында күчерә алсагыз һич тә алданмассыз.

Билгеле булуынча, әле дөньяда аларның төре, кешеләргә эшләгәндә  уңайлырак,  характер ягыннан тынычраклары, эш вакытында усалраклары булганнары да очрый. Урта урыс корты токымы безнең як климатына ныграк чыдамлы булуы турында күптәннән үк билгеле. Ул хакта без озаграк тукталырбыз.Умартачы булырга уйлаган һәрбер кеше үзенә сатып алырга, асрарга,  шулай ук күпләп үрчетергә теләсә, кортларның нинди токымнан булуын аерырга тиеш. Ә алар җир шарында шактый гына исәпләнә.  Умартачыларның байтагы, икенче төрле әйтсәк, бу эштә  күбрәк тәҗрибәне туплаганнары да яхшы беләдер, могаен.

 

Шушы юлларны язганда  урта урыс кортлары (урысча әйтсәк, среднерусская) токымының безнең яклар климатына  ныграк чыдамлы булуы турында  берничә сүз белән генә әйтеп үттек. Моңа ныграк игътибар итәргә тырышу бик тә мөһим.  Чыннан да алар әнә шундый нәселдән.  Бу токым бал кортлары илебездә  Европаның себер, көнчыгыш һәм үзәк өлешләрендә, шулай ук Уралга кадәр таралган. Белгечләр урта урыс бал кортларының  башка    ераграк районнарга  да таралуы турында күп язалар. Аларның төсе карарак. Эшче кортлары кара-сорырык.

Бу төрдәге кортлар, билгеле булуынча, Инәне тыныч кына  шартларда алыштырмыйлар. Ә карт Инә  яшь кортлар белән күчне ияртеп, бу   оядан үзе белән читкә чыгып китә һәм кая булса да, агач ботакларына, умартачы ясаган тоткычларга, барып куна.  Оядагы кәрәзләргә ясалган инә казаннарындагы яшь инәләрне кортлар тәрбияләп үстерә. Вакыты җитү белән андагы яшь Инә чыгып, бу семьяда хуҗа булып кала. Ул аталанырга, ячейкаларга вак кына йомырка салырга әзерләнә башлый.  Трутеньнәр белән очрашырга, уйнарга, аталанырга юл эзли. Беренче чыкканда аталанып өлгермәсә, бу көнне  тиешле шартлар булмаганда, ул яңадан иркенгә чыга. Тагын трутеньнәрне  ияртә. Яшь Инә тиешенчә аталанган очракта, башкача  аталанырга чыгып тормый. Ул ояда йомырка сала башлый. Шулай итеп, эш янә дәвам итә. Ячейкалардагы Инә салган йомырка янына тәрбияче кортлар килеп, үз эшләрен төгәллек һәм осталык белән башкара.  ****************

Урта урыс кортларының бүтән токымнарга караганда тагын да  бер гадәтен һәрчак истә тотарга кирәк: алар башка умарталардан азык урлашуга, артык сәләтле түгел.  мәсәлән, көньяк нәселеннән булганнар турында әйтәбез.

Әмма сирәк очракларда булса да, шартлар туры килгәндә, алар арасында да чит умарталардан  урлашулар   күзәтелгән чаклар очраштыра. Умартачы алар тормышына һәрвакыт игътибар итәргә, сизеп калганда карак кортларга керердәй юлларны  бетерергә, ул тирәдән аларны биздерергә  тырыша. Шунсыз тынычланырга ярамый. Урлашуны вакытында туктатмасаң, караклар Инәне үтереп, бу кортлардан азыкны талап, үз ояларына ташып бетерә дә, яңа чыккан балаларны да үзләре белән ияртеп китә.

Шундый хәл истә калган, минем бер дусым сентябрь аенда кортларын өстәмә тукландыру   нияте белән фанер тартмага  салып сироп бирә.Умартаның җиргә ничек утырышын карап тормый. Ояның капкачын яба да ашыгып, башка эшенә китә. Тулы тартма читеннән татлы сироп читкә агып чыга да ояның идәненә тама. Озак та үтми татлы азык леток яныннан тышка ага башлый. Леток өсте баллана, җир туфрагы да сироптан юешләнә. Чит кортларга бу да җитә, урлашырга юл эзләп очып йөргән каракларга шул гына кирәк тә. Алар кайтып, башка иптәшләрен дә ияртеп, бу умартаның тирәсенә килә. Тышкы якка агып чыккан  татлы азыкны күмәкләп, ялап кына калмыйлар, иптәшләре белән бергә эчкә керергә омтыла. Китә сугыш, бер-берсен кыйнау, өстерәп йөрү. Хаттә бер-берсен чагып үтерешкә кадәр барып җитәләр. Ярый әле хуҗа үзе вакытында кайтып өлгерә. Бал кортларына ярдәм күрсәтә, летокны ябып, умартаны келәтенә кертеп урнаштыра. Умарта урнын тазарта, сиропның  исен калдырмый. Соңыннан шул беленә, авылда көньяк токымы кортларын асраучылар да бар икән. Алар мондый ашыгычлыкны эзләнеп кенә йөри. Гамьсез умартачыларның бал кортларын таларга күп кирәкми. Оясын җиргә тигез урнаштырса, сиропны тартмага сыярлык кына итеп салса, җиргә кадәр түгелмәс һәм чит кортлар сизеп, тиз килеп җитәлмәс тә иде.

    Шуны әйтергә кирәк, урта урыс кортлары үзләренең ояларындагы азыкны урлашырга дип килгән  чит кортлардан бигүк сизгер  сакламаулары билгеле.  Ә инде эшкә килгәндә    уңганнардан саналалар. Бал табышы сезонында  юкә агачы чәчкә аткач, карабодай культурасы һәм башка кайбер үләннәр нектар бүлеп чыгарганда, аларның эшчәнлеге тагын да арта төшә. Бу умартачылардан табыш сезоны ныклап башланганчы ук эш  кортларына тиешле шартларны булдыру хәстәрлеге, ә инде табигатьтә нектарның әзәйгәне  сизелгән очракта өстәмә тукландыру турында да уйларга кирәклеге  хакында сөйли.

Урта урыс кортлары, билгеле булуынча, бездәге табигать шартларына, шулай ук мондагы бал табышын җыюга ныклап яраклашкан. Башка токымнар белән чагыштырганда табышны күбрәк туплап өлгерә.Сезон башланган чорда кортлар балны тәүдә, гадәттә, ояның магазин өлешенә, ә балалар салынган өлешенә әзрәк ташучан була. Тагын шуны да әйтергә кирәк, кортлар мондый очракта корпустагы бала  салынган кәрәзләр ячейкаларына күп итеп перга салучан. Ул да кортларга кирәк азыклардан санала. Аптырап калырга ашыкмагыз, бу җан ияләре үзләренә кирәк азыкны кайчан, кайда салырга, ничек тукланырга  бик яхшы белә. Алар ояга  кайтарып мичәтләгән бал аграк була. 

Шунысы да характерлы, көньяк, карпат токымлы кортлар белән чагыштырганда, урта урыс кортлары, умарта караганда, якын килеп йөргәндә,  тынгысызрак һәм усалырак булулары белән аерылыбрак тора. Әгәр саклык чаралары күрмәсәң, бик ашыгыбрак эшләсәң, чагучаннар да. Монда аларны һич тә гаепләргә ярамый, тир түгеп тырышып эшләп, арып азык кайтарганда килеп алсыннар да кемнең ачуы килмәсен дә, кем генә тузынмасын.

Җитмәсә, умартачы өстеннән начар ис тә килеп торса? Алар янында таза кием белән йөрергә онытмагыз. Авыздан килгән аракы яки  спиртлы башка исерткечләр кортларның дошманы дияргә мөмкин. Суган исен дә бигүк яратмыйлар. Бензин һәм башка май исләре дә кортларны ачуландыручан. Гомумән, кортлар янына эшкә юыныбрак, чистарып килү зыян итмәс. Моны да мин үз тәҗрибәмнән яхшы беләм. Кешедән сорап торырга түгел.

    Безнең яктагы урта урыс кортлары токымы, мин безнең   хуҗалыкта булганнар турында әйтергә телим, йомырканы күп салучан. Җәй көне, табигать шартлары уңай килгәндә, май ае азакларында, июнь  урталарында көчле бал  корты семьялары күчләрне аерып чыгара да   башлый.Күчне тубалга җыеп алгач та, калган кортлар анда тере Анакай (кайвакыт инәне мин шулай дип тә атармын әле)  юклыгын ныклап сизенгәнче, ояда торган казаннарны карап, тикшереп чыгам да  артыгын өзеп бетерәм. Әгәр күрми калсаң,  яшь Инә өлгереп, казаннан чыга икән, бу умартадан тагын яңа күч очып, кая булса да барып куну ихтималы бар. Кайберләре ераграк та китәргә мөмкин. Оядан чыкканын күрми калуың да ихтимал. Шуңа күрә артык  инә казаннарын эзләгәндә бик игътибарлы булу таләп ителә.

   Хәзер кайбер яшь умартачылар, арада бал кортлары белән озаграк эшләгәннәрнең «яңалык артыннан куучылар да», караганда артык чакмый дигән исеме чыккан, иртүк эшкә китүче, соң гына кайтып ятучы коньяк кортлары артыннан йөрүчеләр дә булгалый. Карпат кортларын күп үрчетергә тырышучылар да әз түгел.Нинди токым кортларны алып кайту турында тәҗрибәле умартачылар белән  киңәшләшү һич зыян итмәстер. Безнең урта урыс токымы кортлары, кышкы шартка чыдамлылырак булуы белән билгеле. Ләкин салкынга чыдамлы дип кышлатуга әзерлексез калдырырга ярамый. Көз якынлашуга барлык әзерлекне дә яхшы башкарырга, азыкны кышкылыкка кирәк кадәр калдырырга, талпаннарга каршы дәвалау даруларын җитәрлек кулланырга һ.б.кирәк. Гомумән, кортлы барлык умарталарны кышлау урыннарына җитди карап урнаштыру таләп ителә.

    Тагын нинди токымлы кортлар булуы турында алдарак әйтеп үтәрмен. Аларның башка токымнары да җитәрлек. Бу  хакта тагын да әйтеп үтәрбез

    Әйе, урта урыс кортлары токымы кышлатуны җиңелрәк кичерә, җәй табыш сезонында юкә агачы чәчкә атканда балны күбрәк ташый. Карабодай, донник культуралары, көнбагыш һәм башка кыргый үләннәре чәчкә аткач,  басудан табышны мул кайтара. Бу токым бал кортларының безнең як табигатенә ярашкан, эштә шактый уңган, суыкка түземле булулары белән өстенрәк. Шуңа хуҗалыгыңда аларны   асрау отышлыдыр дип уйлыйбыз. Минем хуҗалыкта әнә шул токым кортлары. Һәр елны алар үзем ясаган омшанникта уңышлы кышлап чыга, яз җылы көннәр башлангач, бакчама чыгарып куям. Кояшлы тыныч көнне очыш ясап, эчләрен тазарталар. Мин дә аларга ярдәмләшәм. Кирәксә, өстәмә азык бирергә дә вакыт табам. Хәер, бу хакта алдарак тулы итеп язылыр әле. Һәр киңәшнең үз вакыты бар. Шунда гына алар яхшы, нәтиҗәле аңлашыла. Эштә  кулланган чакларда файдасы булучан.

Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Умартачы буласың килсә" китабыннан алынды.

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы, Динар Кәлимуллин.

БЕЗНЕҢ ЯКТА НИНДИ КОРТЛАР АСРАРГА?
БЕЗНЕҢ ЯКТА НИНДИ КОРТЛАР АСРАРГА?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас