Файдалы киңәшләр
4 Апреля , 07:00

Кыстыбый рецепты: Болай пешергәнегез юктыр әле

«Татар халык ашлары» китабыннан кыстыбый рецепты тәкъдим итәбез.  

Кыстыбый рецепты: Болай пешергәнегез юктыр әлеКыстыбый рецепты: Болай пешергәнегез юктыр әле
Кыстыбый рецепты: Болай пешергәнегез юктыр әле

Камыр өчен: йомырка – 2 данә, сөт – 200–250 мл, үсемлек мае – 60 г, он – 600–700 г, тәменчә тоз. Бәрәңгедән эчлек: уртача зурлыктагы бәрәңге – 24 данә, атланмай – 150 г, сөт – 600 мл, тәменчә тоз. Тары ярмасыннан эчлек: тары ярмасы – 200 г, атланмай – 60 г, сөт – 1 л, тәменчә тоз, шикәр комы.

Эш барышы: савытка йомырка сытып, сөт, үсемлек мае, тоз кушып, барысын бергә болгатабыз. Он өстәп, камыр басабыз.

Камырны 12 кисәккә бүләбез дә һәркайсын десерт тәлинкәсе зурлыгында юка итеп җәябез. Кызган коры табада башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алабыз. Җәймәнең яртысына эчлек салып, икенче ягы белән каплыйбыз.

Кыстыбыйны табынга майлап чыгарабыз. Чәй яисә сөт белән бирәбез.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды.

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы. Гүзәл Кудашева, «Авыргазы хәбәрчесе».

Кыстыбый рецепты: Болай пешергәнегез юктыр әле
Кыстыбый рецепты: Болай пешергәнегез юктыр әле
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас