МАРТ. Кешеләр дә, терлекләр, кошлар да, бар табигать сагынып көтеп алган язның тәүге ае, икенчерәк итеп атасак, елның өченче мизгеле дияргә була. Бу ай көннәрендә умарта кортларының хәлен ешрак белеп торырга кирәк дип киңәш итсәләр дә, без исебезгә төшкән саен алар янына ашыкмыйбыз. Үзебез, мәсәлән, кирәк дип исәпләгәндә генә киләбез. Артык көчле шауласалар яки летоктан чыгарга омтылсалар, сәбәбен ачыклыйбыз. Һава җитмиме? Алай булганда, аскы летокны тулысынча ачабыз. Калай рәшәткәне алмыйбыз. Дымлылык ничек? Аны көйләргә тырышабыз.
Ачыгуларын сизсәк, тагын җитәрлек азык бирәм дә эшем бетеп тора. Нигә алар янына көн саен килеп бимазаларга?! Ә менә язгы сулар агып омшаникка кермәсен өчен, тирә-ягындагы һәм өстендәге карын көрәү зыянлы түгел.Умарта урыннарын кардан ачтырабыз. Аларны иртә яздан эшлибез. Кортларны тышка чыгаргач, чүпрәкләрен ачмыйча гына, дымлы мендәрләрен алып, корыларга алыштырырга әзерләп куябыз. Кортларга, тышка чыккач, язгы салкын тиючән.
Җылы җитсен өчен чүпрәк белән мендәр арасына җәяргә гәзит кәгазьләре җитәрлек әзерләнә. Кәгазьне кортлар язгы очышны ясап, тынычлангач та җайлап җәеп, эшен бетерәбез. Моны озакка сузмыйбыз. Язның да төрлечә килүе яхшы билгеле. Хәзерге табигать шартларының артык кинәт үзгәрүчәнлеген кем генә белми. Әле генә җылы, иртәгәдән салкынча көннәр башлана. Я киресенчә була.
ЯЗ БАР ТАБИГАТЬ УЯНГАН ЧАК
Умарталарыгыз торган урын артык җылынып, кортлар летоктан күпләп чыкмыймы? Алар янына килгәндә моңа игътибар итү һич тә зыянлы түгел. Базларда тотучыларның кортлары шушы чорда (язга таба) чыгып, леток алдына өелгәннәрен күргәнем булды. Артык җылы булганлыктан бер чыккан кортлар, кире умартага кермичә, шунда үлеп бетәргә мөмкин. Андый чакта умарта янына савыт белән кар куеп, җылылыкны бераз көйләргә мөмкин. Әгәр алай да чыгуларын дәвам итсәләр, умартаны салкынга чыгарып торалар. Бу эшне үтәгәндә, алар янындагы башка умарталарга каты бәрелмичә, сугылмыйча, бик тавышланмыйча эшләргә тырышалар. Мондый хәлләр белән дә очрашырга туры килгәне бар. Кыскасы, умарталар кышлаган урында термометр булса, шуңа карап та җылылыкны төгәл итеп көйләргә мөмкин.
Минем омшаникта термометр эленеп тора. Җылылык 4-5 градустан өскә күтәрелсә, вентиляцияне ачам, 0 градустан артык түбән (–2–3 кә) төшсә, ябып куям. Артык суынмаса, әйбәтрәк.
Салкын бинада кышлаткан елларда көздән көйләгәнчә (рамнар өстендәге чүпрәкнең бер почмагын бераз ачып) калдыра идем. Азык азайганын сизгән очракта канди ясап биргән еллар булгалады. Шикәр ширбәте ясап, гаиләне өстәмә
тукландырырга мөмкин. Соңгы елларда, көздән ревизия ясап, азыкны җитәрлек итеп калдырабыз. Болай тынычрак.
ХӘЛИТКЕЧ КӨННӘР
Март – умартачылыкта хәлиткеч вакыт башланган ай. Бу чорда бал кортларына игътибар кимергә тиеш түгел. Җәй көне эшләрлек көчле семьяларны булдыруга әзерлек көннәре ул. Көздән кышлатуга кергән кортлар үзләреннән яхшы үрчем үстерә икән, умарталарны бакчаларга чыгарганда алар куәтле семьялар оештырып калдыра.
Март азагында кар тизрәк эри. Дөрес, кайбер елларны табигатьнең көйсезлекләрен күреп торабыз. Бер ел табигате икенче елныкына бик охшап бетми. Кайсы елларда кыш үзенең гомерен озайтып та куйгалый әле. Умарталарны кышлатудан чыгару вакыты төрлечә булгалый. Кортларны, гадәттә, март ае азакларында, апрель башларында яки урталарында чыгарган чаклар булганы хәтердә калган. 2002 елда, мәсәлән, 26 мартта чыгарылган. Ә менә умартада температура күтәрелеп, кортлар артык борчыла башласа, кояшлы көнне ышык урын ясап, умартаны чыгарып, очыш ясаткан чаклар булганын хәтерлим әле. Аннан умарта кире урынына кертеп урнаштырыла. Кар астында кышлатылган умарталарда кортлар үз вакытлары белән очыш ясый. Аларны көз кертеп, яз чыгарып мәшәкатьләнәсе юк.
Әлеге вакытта умарталыкта кулланыла торган эш кораллары барлана. Рамнарга тимерчыбык сузарга әзерләнелә. Былтыр ватылган рамнар төзәтелә, кирәксә – тиешле урыннарына кадак кагыла.
Шулай да алар янына килгәндә һәр оя янына тавышсыз гына килеп, эчтәге хәлнең ничеклеген сак кына тыңларга ярый. Тик кортлар чыга башлаганчы борчырга түгел. Язга таба аларның сизгерлеге арта төшә. Әз генә тавышлану ишетелсә дә летоктан чыга башлыйлар. Берәү-икәү генә летокка килсә дә бер-берсенә сигнал бирепме, әллә башкачамы калганнары да кузгала. Ныграк шаулый башлыйлар.Андый чакларда умарталарың янында озак маташмау хәерле. Бәлки кеше исе дә сизеләдер.
Фото: