

Шушы хәбәрне генә укыгыз да...
Күзләр көндәлек тормышта үзләренә төшкән киеренкелектән нык арый, аларга ял һәм гимнастика кирәк. Бүгенге кич тә искәрмә түгелдер. Күзләрне дә ял иттеререгә, аларны тукландырырга, дым бирергә кирәк.
Иң гади күнегү – бер минут дәвамында күзләрне ачып-йомып тору.
Күзләрегезне сәгать угы буенча һәм каршы якка тәгәрәтегез. Бу вакытта баш борылмый.
Өскә-аска, уңга-сулга карагыз.
Бармагыгызны танау очына куеп, игътибарыгызны шунда юнәлтегез, аннары ерактагы предметка карагыз. Бу күнекмәне 10 тапкыр кабатлагыз.
Гимнастиканы җылы куллар белән йомык күз кабакларына җиңелчә басым ясап (пальминг) төгәлләгез. Бу күз мускулларын йомшарта.
Болай эшләгәч, сез йоклаганда күзләрегез тагын да ныграк ял итәр.