30-35 яшьтә үк чәчләре ап-ак булган кешеләр өчен табиб киңәшләре.
Кайбер кешеләрнең чәчләре иртә агара. Моның сәбәбе нәселдән дә булырга мөмкин. Ләкин күпчелек очракта ничек яшәүгә һәм туклануга карый. Мәсәлән, юк-барга көяләнү, еш стресс кичерү, курку чәчләренең иртә агаруына китерә. Әгәр сез каһвәне күп эчәсез икән, бу да тәэсир итә.
Йокы туймаса, организмда В төркеменә кергән витаминннар аз булса, бигрәк тә В12 витамины, чәч иртә агара башлый. Канда цинк, селен кимү дә шундый нәтиҗә бирәчәк. Анемия -гемоглобин түбән булганда да чәчләрнең төсе агара, ди табиблар. Каһвә эчәргә яратучыларның да чәче иртә агара.
Чәч иртә агаруны дәвалап була. Әмма бу бик озак процесс: кимендә ярты ел кирәк. Ә мелотанин бүленеп чыгып, чәч үз төсенә кайта башлаганчы берәр ел вакыт үтәчәк. Беренчедән, нерв системагызны тәртипкә салыгыз.
Көненә 7-8 сәгатьтән дә аз йокламаска, йокы тирән булу да мөһим. Мелатанин барлыкка килсен өчен яктылык зур роль уйный. Шуңа да мөмкин кадәр караңгы бүлмәдә йокларга кирәк. Хәтта юрган-мендәрнең кара төсле булуы да моңа йогынты ясый, диләр.
Чәч тамырларында кан әйләнешен активлаштыру өчен сирень, кура җиләге яфрагы, ә иң мөһиме май аенда чыккан кычыткан тамыры кирәк.
Кычыткан тамыры каты, шуңа ул озак кибә. Ә җилле урында киптерегез.
Кипкән тамырны блендер белән ваклап, 0,5 чәй калагы күләмендә салып, төнәтеп эчәргә. Чәчегез үз төсенә кайтыр. Сынап карагыз әле.
Чыганак: Шәһри Казан.