Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
15 март , 15:59

Орхидея тәрбияләү буенча киңәшләр

Су сибү туфрак дымлылыгына бәйле. Аңа кайнатып суытылган яки бераз лимон кислотасы салынган әчкелтем су сибү дә файдага.

Орхидея тәрбияләү буенча киңәшләр
Орхидея тәрбияләү буенча киңәшләр

Атнага бер тапкыр орхидея утырган чүлмәкне су салынган чиләккә утыртып алырга киңәш ителә. Сабактан чыккан тамырчыкларына суны пульверизатор белән сибәргә була.

Орхидея еш һәм шаулап чәчәк атсын өчен аны сарымсак белән тукландырырга кирәк. Моның өчен ярты төймә янтарь кислотасын ике стакан җылы суда эретеп (500-600 мл), 5 зур яки 6–7 ваграк теш сарымсакны изеп, бергә туглап, пыяла савытта бер тәүлек тотарга. Аннары әлеге катнашманы зуррак савытка салып ике стакан су белән болгатырга, анда орхидеяны савыты белән утыртырга кирәк.

Аңа яктылык күп кирәк, әмма җәй көне туры кояш нурларыннан саклагыз, артыгы зыянга булуы бар.

Корыган тамырлары булса, кисеп ташларга һәм фунгицид (гөмбәчекләргә каршы препаратлар) белән эшкәртергә кирәк.

Чыганак: «Туганайлар».

Орхидея тәрбияләү буенча киңәшләр
Орхидея тәрбияләү буенча киңәшләр
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас