Барлык яңалыклар

Пешереп карыйк әле

Шундый тәмле, җиңел генә пешә торган белен рецепты таптым. Сезгә дә языйм әле. Күп вакытны алмый, ифтарга пешерсәң дә була. Көтмәгәндә генә кунак килсә дә...

Пешереп карый әле
Пешереп карый әле

Кирәк:
2 стакан кефир
1 стакан кайнар су-яңа гына кайнап чыкканы!
2,5 стакан он,
2 йомырка
2 аш кашыгы писүк
Ярты чәй калагы сода
Бер чеметем тоз
2 аш кашыгы үсемлек мае

Әзерләү :йомырка өстенә писүк, тоз сибеп болгатасың-күпертәсең
Кефирны өстәп болгатасың
Кайнап кына чыккан 1 стакан кайнар суга соданы кушып, болгатып
кефирлы катнашма өстенә саласың .
5 минут торсын.
Аннан акрынлап болгата-болгата онны кушасың. Соңыннан көнбагыш маен.

Беренче табаны кыздырасың, майлыйсың, калганнарын майламыйча пешерәсең. Челтәрле, алтынсу төстә, түм-түгәрәк матур беленнәр килеп чыга. Тәмле булсын!
Нәсимә Садыйк блогыннан.

Пешереп карый әле
Пешереп карый әле
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас