Барлык яңалыклар

КАМЫРДА ПЕШКӘН ТӘМЛЕ БАЛЫК

Үзегез яраткан кылчыксыз балык алырга кирәк.

КАМЫРДА ПЕШКӘН ТӘМЛЕ БАЛЫК
КАМЫРДА ПЕШКӘН ТӘМЛЕ БАЛЫК

Клярда пешерү өчен форель, тилапия бик тәмле. Балыкны вак кисәкләргә бүлеп, тоз сибеп, 15 минут тотарга.
Кляр: 3 йомырка, 2-3 аш кашыгы он, тәменчә тоз.
Йомырканың агын миксер ярдәмендә ап-ак күбек барлыкка килгәнче күпертергә. Сарысына тоз, он кушып, аерым савытта болгатырга. Килеп чыккан ике массаны кашык ярдәмендә бергә кушарга. Балык кисәген чәнечке белән клярга манып алып, кызган майда пешерергә. Артык мае сеңсен өчен, салфеткага тезә барырга кирәк.
Гөлүсә РӘХМӘТУЛЛИНА.

КАМЫРДА ПЕШКӘН ТӘМЛЕ БАЛЫК
КАМЫРДА ПЕШКӘН ТӘМЛЕ БАЛЫК
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас