Барлык яңалыклар

Скумбрия балыгын тозлау

Бу рецепт белән бик тәмле килеп чыга. 

Ярты литр кайнап чыккан суга 3 дәфнә яфрагы, кориандр орлыгы, 4 канәфер, 3 хуш исле борыч, 10 кара борыч, 1 аш кашыгы тоз салып, уттан алырга. Балыкны чистартып, телемнәргә кисәргә һәм 1 литрлы банкага салырга.Рассол суынгач, шуны балык өстенә коярга. 1 аш кашыгы 9% уксус салырга.Суыткычта сакларга. Бер тәүлектән соң ашарга була.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас