Орхидея чәчәк атмый.
Күңелгә шик керә – нәрсәне дөрес эшләмибез? Аны ничек чәчәк аттырырга була?
Гөлләр дә табигать бүләге. Алар да табигать законнарына буйсына. Мәсәлән, кыргый орхидеялар тропик урманнарда үсә. Орлыктан үрчиләр. Алар агачларда һәм агач төпләрендә калкып чыга, тамыр җибәрә. Шуңа күрә өйдә үстергәндә аларны орхидеялар өчен махсус катнашмага утыртырга кирәк.
Моннан тыш, табигатьтә тропик урманнарда яңгырлар һәм корылык сезоны чиратлаша. Корылык чорында су бөтенләй булмый. Орхидеягыз чәчәк атмаса, аңа "туган җирен" исенә төшерегез. Башта еш су сибеп торыгыз да, аннан соң бераз корылык циклын үтсен. Шуннан соң тагын су сибә башлагыз. Шуннан соң орхидеягыз чәчәк уклары чыгарыр.