Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
28 февраль , 10:01

Файдалы коктейль рецепты

Резидә Хөсәенова рецепты буенча файдалы һәм туклыклы "Хушап" коктейле әзерләү.

Файдалы коктейль рецепты
Файдалы коктейль рецепты

1 л сөтне кайнатырга куябыз, 15-20 финикның төшен алып, сөткә салабыз. Агач кашык белән гел болгатып торабыз, 25-30 минут әкрен генә утта кайнатабыз ("томить" итәбез). Килеп чыккан катнашманы миксер белән изәбез. Коктейлебез әзер. Суыткычка куеп суытабыз. Авыз ачыр өчен, сәхәрдә эчеп жибәрер өчен менә дигән ризык!
Кечкенә кызым белән икәү эчтек, ошаттык. Тик миңа бераз баллырак, төчерәк булып тоелды. Эчәр алдыннан кефир кушып болгаттым, алай күбрәк ошады😊.

Дусларым, Хушапны сез дә эшләп карагыз, бик жайлы эшләнә, күп ингредиентлар да кирәкми, ураза тотканда энергия бирә торган бик туклыклы да, тәмле дә, файдалы да эчемлек килеп чыга.

Зөһрә Гарифуллина.

Файдалы коктейль рецепты
Файдалы коктейль рецепты
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас