Кирәк:
-югары сортлы он - 200 г(мука)
-5-9%лы эремчек ~180 г
-йомырка - 1 шт.
-шикәр комы - 100г (сахар)
-ак май - 130 г (сливочное масло)
Әзерлибез:
-тирән савытка онның яртысын, эремчек, шикәр комы салып, болгатабыз.
-камырга кыргыч аша суыткычтан алынган ак май кырабыз.
-йомырка, калган онны өстәп, камыр басабыз .
-шар әвәләп, 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
-куна тактасын онлап, камырны түгәрәк итеп җәябез.
-пычак белән өчпочмаклар ясап кисәбез.
-һәр өчпочмактан рогаликлар бөтәрлибез.
-пергамент кәгазе җәелгән формага тезәбез, майлыйбыз,180 гр. кадәр җылытылган духовкага 25-30 минутка куябыз
-әзер рогаликларга шикәр пудрасы сибәбез.