Камыр өчен: 350 г он, 1 йомырка, 200 г каймак, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, ярты чәй кашыгы тоз.
Эчлек өчен: 400 г тавык ите (бот яки түш ите), 100 г шампиньон гөмбәсе, 1 баллы борыч, 1 суган, 100 г сыр, 1,5 аш кашыгы каймак, тәменчә тоз, борыч.
Оннан кала барлык ингредиентларны бергә кушарга. Он өстәп, камыр басарга.
Эчлек өчен тавык итен шакмаклап турарга. Майлы табада кыздырырга. Вак итеп туралган суган, шампиньон гөмбәсе, баллы борыч кушып болгатырга. Тоз, борыч сибәргә, соңыннан каймак өстәп болгатырга һәм плитәне сүндерергә.
Кечерәк җәемнәр җәяргә. Чүлмәкләрне касәгә куеп ясарга җайлы. Азрак угычтан уылган сыр, эчлекне салырга, өстенә дә аз гына сыр сибәргә. Түгәрәкләп куярга һәм җөйле ягын аста калдырып, табага тезәргә. Өстен чүлмәк кебек бизәргә.
180 оС кызулыктагы духовкада 25 минут чамасы пешерергә.
Айгөл ТАҖИЕВА.