Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 февраль , 16:09

Файдалы киңәшләр

   Сәламәт булыр өчен боларны үтәгез:

Файдалы киңәшләр
Файдалы киңәшләр

* Бер генә көн туйганчы йокламау да иммун системасын

2-3 көнгә какшата. Шуңа да иммунитетны ныгыту өчен көз, кыш айларында 1 сәгатькә булса да озаграк йокларга киңәш ителә.

   * Вакыт-вакыт лаванда, яшел чәй, әрем яки ак чыршы (пихта) эфир майлары сөртелгән кулъяулыкны иснәгез. Янәшәгездәге кеше төчкерсә яки ютәлләсә, болай эшләү аеруча мөһим.

   * Көз көне күбрәк аксым кулланырга кирәк. Пешкән итне күбрәк ашагыз. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимешләрне дә онытырга ярамый.

   * Көн саен, һава торышының нинди булуына карамастан, кимендә ярты сәгать саф һавада булырга тырышыгыз.

   * С витамины иммун системасын ныгыту өчен иң файдалысы булып санала. Ул алмада, яшел тәмләткечләрдә, цитруслы җиләк-җимештә бар.

Фото: fitron.club

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас