Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
14 февраль , 13:05

ЖУЛЬЕН рецепты

Тәмле булсын.

ЖУЛЬЕН рецепты
ЖУЛЬЕН рецепты

Шампиньон гөмбәсе, суган, тәменчә тоз, борыч, 20 %лы сөт өсте (10 яки 33 %лы да ярый), пешкән тавык ите, сыр, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.


Суган, гөмбәне вак итеп турарга һәм үсемлек мае салынган табада 7 минут чамасы кыздырырга. Вак итеп туралган тавык ите өстәп, бергә 5-7 минут кыздырырга. Тәменчә тоз, борыч сибәргә. Вак угычтан уылган сыр, сөт өсте өстәп, 30 секунд тотарга һәм плитәне сүндерергә.


Порцияле формаларга бүләргә. Өстенә угычтан уылган сыр сибәргә һәм 180 градус кызулыктагы духовкага 10 минутка куярга.
Илүзә ХӨСНЕТДИНОВА.

ЖУЛЬЕН рецепты
ЖУЛЬЕН рецепты
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас